Бүген «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коллегиясенең киң вәкиллекле утырышы узды.
Утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, башка рәсми затлар катнашты.
ТР Төзелеш министрлыгының йомгаклау коллегиясе онлайн режимда трансляцияләнде.
Утырыш 2023 елда ТР Төзелеш министрлыгы эшенә йомгак ясауга һәм агымдагы 2024 елга бурычларга багышланды. Төп доклад белән ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин чыгыш ясаячак.
Татарстанда ТКХ хезмәткәрләренең хезмәт хакы бер елда 11,4% ка арткан һәм 43 мең сум тәшкил иткән. Шуңа да карамастан, торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре санының сизелерлек кимүе күзәтелә, дип хәбәр итте Марат Айзатуллин. "Төзелештә хезмәт хакы арту сизелә. 2022 ел белән чагыштырганда ул 8,3% ка арткан, 51,3 мең сум тәшкил итә. Торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренең хезмәт хакы 11,4 процентка - 43 мең сумга кадәр арткан. Төзелешнең җитди күтәрелеш кичерүен тармакта эшләүче кешеләр санының артуы күрсәтә. Хисап елында ул 14,4 процентка арткан. Торак-коммуналь хуҗалыкта - 1,1 процентка кимү күзәтелә», - дип ассызыклады Марат Айзатуллин.
Министр квалификацияле кадрларга ихтыяҗ булуын белдерде. Ул искәрткәнчә, Татарстанда төзелеш өлкәсендә белгечләр әзерләүне 40 мәгариф оешмасы алып бара, алар ел саен 5 меңгә якын белгеч әзерләп чыгара. "Базарда безнең тармаклар буенча еллык ихтыяҗ да шул дәрәҗәдә. Кадрлар буенча төп бурыч - яшьләрне җәлеп итү һәм аларны тармакта калдыру, эшче һөнәрләренең абруен күтәрү", — дип өстәде министр.
Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин үз чыгышында Татарстанның төзелеш комплексы оешмаларының Лисичанск, Рубежный, шулай ук Мариуполь шәһәрләрендә эшләвен билгеләп үтте. "Илебезнең яңа төбәкләрендә эшләгән өчен Татарстанга рәхмәт. Лисичанск һәм Рубежныйда эшләгән өчен. Бүген Татарстанның төзелеш комплексы Мариуполь объектларында да эшли. Анда бөтен эшне вактытында эшләп баралар. Әлегә бәрелешләр чигенә бик якын урнашкан шефлыкка алган территориядә эш бик актив алып барыла", - дип хәбәр итте Ирек Фәйзуллин.
Федераль министр Татарстанда ел нәтиҗәләре буенча төзелеш эшләренең күләме 700 млрд сум тәшкил итүен гаять зур күрсәткеч дип атады. Шул ук вакытта Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, хәзер төп бурыч - коммуналь инфраструктураны модернизацияләү.
Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, йомгаклау коллегиясендә чыгыш ясап, Казанда ТР Фән һәм технологияләр музеен ачу нияте барын әйтте. Ул проектны 2024 елда финансларга тәкъдим итте, чөнки агымдагы ел Татарстанда Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителде.
Татарстан Республикасында әлегә республика предприятиеләре һәм оешмаларының тарихы һәм бүгенге фәнни казанышлары турында сөйләүче бердәм музей юк. Хәзерге заводлардагы музейларына керү катлаулы, дип сөйләде Рифкать Миңнеханов. Шул ук вакытта Фәннәр академиясе киң җәмәгатьчелек - фән, бизнес, яшьләр вәкилләре өчен җәлеп итү үзәгенә әверелергә мөмкин.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов йомгаклау сүзендә берничә сорауга җентекләбрәк тукталды. Беренчедән, ул бюджет акчаларын нәтиҗәле куллануны тәэмин итәргә һәм төзелешнең барлык этапларында – проект карарларын эшләүдән алып эшләрне турыдан-туры кабул итүгә кадәр коррупцион һәм башка җинаятьләр мөмкинлеген булдырмаска кирәклеген билгеләп үтте. Мәсәлән, җиһазлар һәм материаллар бәясе, башкарылган эш күләме арту очракларына юл куймаска кирәк.
"Һәм, әлбәттә, башкарылган эшләрнең сыйфаты үтәлергә тиеш, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. - Проект эшләре буенча да катгыйрак карарлар булырга тиеш, һәм Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тагын да игътибарлырак булырга тиеш».
Дөрес техник биремнәр әзерләү бик мөһим, дип белдерде ТР Рәисе, без төзегән бакчалар, мәктәпләр турында төгәл мәгълүмат туплау мөһим, капиталь ремонт үткәрүдә дә шул ук хәл.
Проект институтына һәм безнең тармак министрлыкларына моңа игътибар итәргә кирәк, диде ул.
"Тагын бер мөһим тема - җирдән файдалану һәм торак пунктлар төзүнең генераль планнарын һәм кагыйдәләрен эшләү һәм раслау. Узган ел ахырында без республика законын кабул иттек («МО җирле үзидарә органнары һәм ТР дәүләт хакимияте органнары арасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге өлкәсендә вәкаләтләрне яңадан бүлү турында»)», - дип искәртте ТР Рәисе. Ул республикада проблемалар очраклары турында искә төшерде: "Транспорт инфраструктурасын, җитештерү һәм социаль объектларны әзерләмичә, мөмкин кадәр күбрәк төзергә теләгебез күп санлы проблемаларга китерде. Боларның барысы да системалы эш таләп итә. Бүген Казан агломерациясе буенча зур эш алып барыла. Кама агломерациясендә дә шундый ук эш башкарырга тиешбез... Биек таудан коллегам 200 мең кеше анда яшәячәк диде. Без җир мәйданнарыннан чыгып эш итәбез, ләкин элек барысы да эшкә электричкаларда йөргән булса, хәзер барысы да машиналарда. Шуңа күрә бу тема актуаль, ул бар. Һәм безгә расланган схема буенча эшләргә кирәк".
Төзелеп бетмәгән объектлар проблемасы турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов Төзелеш министрлыгына тармак министрлыклары, ведомстволар һәм муниципаль берәмлекләр белән берлектә төзелеп бетмәгән төзелеш күләмнәрен киметү буенча планлы эшне дәвам итәргә кирәклеген билгеләп үтте.
"Төзелеп бетмәгән төзелеш алай гына барлыкка килмәде, - диде ул. - Муниципалитетлар - бу сезнең ярдәм белән килеп чыкты. Ләкин бу җитди җаваплылык икәнен аңларга кирәк, кем белән эш иткәнебезне һәм кемгә нинди объектлар тапшырганыбызны аңларга кирәк".
Яңа алданган өлешчеләрнең барлыкка килүенә юл куймау буенча бергәләп эш алып барырга кирәк. "Моннан ары бездә мондый проблемалар булмавы мөһим", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Бүген төзелә торган торакның сыйфаты мәсьәләсе актуаль булып кала, дип дәвам итте Татарстан Рәисе. Торакның сыйфаты билгеле бер таләпләргә туры килергә тиеш, дип ассызыклады ул, чөнки башка очракта бу барысы да гражданнар хәленә тәэсир итә.
"Төзүче акча алды - барысы да яхшы, ә җирле хакимият, республика - бу мәсьәләләрне алга таба хәл итәргә, кешеләрнең ничек яшәячәге турында уйларга тиеш. Шуңа күрә ниндидер регламент кирәк. Сыйфатсыз эшләнгән һәрнәрсә - аннары безнең сезнең белән баш катачак. Бу мәсъәләләргә игътибар итегез", - диде Рөстәм Миңнеханов.
ТР Раис шулай ук үз-үзен көйләүче оешмаларның эшчәнлегенә игътибар итүне сорады.
Ул шулай ук халыкның күп санлы шикаятьләренең торак - коммуналь секторга кагылышлы булуын ассызыклады.
"Кешеләр хәзер таләпчәнрәк, - диде ул. - Су һәм җылылык белән тәэмин итү проблемасы торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә төп мәсьәлә булып тора һәм гражданнарның тормыш сыйфатына йогынты ясый. Шикаятьләргә оператив рәвештә җавап бирергә кирәк".
Инженерлык челтәрләренең торышы зур сораулар тудыра, диде Рөстәм Миңнеханов, челтәрләрнең тузганлык проблемасы комплекслы хәл итүне таләп итә.
"Тариф сәясәте шундый булды - тарифларны арттырмаска, - диде ул. - Инвестицион компонент юк иде, һәм хәзер барысы да гаҗәпләнә, ни өчен безнең инженерлык челтәрләре шундый хәлдә?! Безнең исәпләүләр буенча республика буенча гына - бу мәсьәләләрне хәл итү өчен минимум 200-300 млрд кирәк. Без күрәбез - я монда авария, я тегендә. Менә Чистайда аварияләр булды, бүген - Казанда".
"Коммуналь челтәрләр, җылылык, су белән тәэмин итү – бу мәсьәләләр безнең өчен өстенлекле булырга тиеш", - диде Рөстәм Миңнеханов һәм су белән тәэмин итү һәм кулланылган суны җибәрү өлкәсендә алга таба планнар һәм инвестицион программалар төзегәндә, моны исәпкә алырга кушты.
Ул шулай ук түләүләрне җыюны тәэмин итү буенча бердәм исәп-хисап үзәкләренең эше нәтиҗәле булуын билгеләп үтте.
Каты коммуналь калдыклар белән эш итү мәсьәләләрендә зур эш башкарылачак, диде Рөстәм Миңнеханов, безнең ике операторыбыз бар, планнар бар, һәм бу теманы контрольдә тотарга кирәк.
Коммуналь тармак предприятиеләре һәм техник тәэмин ителеш турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов махсус техника паркы яңартылырга тиешлеген искәртте. Моннан тыш, кадрлар, квалификацияле белгечләр булырга тиеш.
"Тулаем алганда, без төзелеш комплексы һәм анда эшләүче кешеләр белән горурланабыз, - диде Рөстәм Миңнеханов, утырышта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. - Вакыт-вакыт сезне тәнкыйтьләргә туры килсә дә. Ләкин эшләгән кешене тәнкыйтьлиләр. Шуңа күрә сезнең эшегез өчен зур рәхмәт. Республикада башкарылган барлык эшләр дә сезнең кулларыгыз белән башкарылган".