Рөстәм Миңнеханов: Бүгенге көндә төп бурыч - тиз арада карны җыештыру һәм читкә чыгару

27.01.2024

Бүгенге көндә карны тиз арада җыештыру һәм читкә чыгару иң мөһим бурыч булып тора. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Рөстәм Миңнеханов белдерде.

Республика Рәисе коммуналь хезмәтләрне кварталлар, поселоклар эчен   һәм җәяүлеләр зоналарын чистарту һәм карны читкә чыгару эшен  көчәйтергә чакырды. "Әлбәттә, күләмнәр зур, әмма бездән башка бу карны беркем дә җыештырмаячак. Бу көннәрдә бу барлык шәһәр һәм район җитәкчеләре өчен беренчел мәсьәлә. Җәмәгать транспорты, ашыгыч хезмәтләр машиналары йөри алсын өчен, чүп-чарны вакытында чыгару болар бар да мөһим. Шулай ук сәүдә челтәрләрендә ассортиментны күзәтергә кирәк», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

ТР Рәисе кар яву нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан коммуналь хезмәтләр хезмәткәрләрен барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин итәргә, алар өчен кайнар ризык оештырырга кушты.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.