Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда «Блокададагы Ленинградта яшәүче" тамгасы белән бүләкләнгән 87 кеше яши

27.01.2024

Бүген Татарстанда "Блокададагы Ленинградта яшәүче" тамгасы белән бүләкләнгән 87 кеше яши. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.

Исегезгә төшерәбез, бүген Совет гаскәрләренең Ленинградны немец-фашист блокадасыннан тулысынча азат итүенең 80 еллыгы.

"Дөньяда беркайда да шәһәрнең шулкадәр озак блокададан исән калуы һәм, барлык катлаулылыкларга һәм югалтуларга карамастан, нык торуы булмаган. Бу - халкыбызның батырлыгы, ныклыгы һәм каһарманлыгы үрнәге», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.