Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы киләчәк чәчү эшләренә әзерлек турында сөйләде

27.01.2024

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында киләчәк чәчү эшләренә әзерлек - орлык һәм ашламалар сатып алу, шулай ук техниканы ремонтлау барышы турында хәбәр итте.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикасының барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә үткәрде.

Россельхозцентр филиалы тарафыннан орлык материалы тикшерелә һәм кертелә торган орлыклар мониторингы үткәрелә. Республика буенча язгы бөртекле һәм кузаклы культуралар орлыклары белән тәэмин ителеш 126% тәшкил итә. Язгы культуралар орлыклары көзге культуралар һәлак булган очракта иминият фондын исәпкә алып салынган. Шулай ук хуҗалыклар кукуруз орлыкларын ихтыяҗның 52 процентына, көнбагыш орлыкларын – 49 процентына һәм шикәр чөгендере орлыкларын – 98 процентына контрактка керткән.

Язгы кыр эшләре вакытында акчаларның шактый өлеше минераль ашламалар сатып алуга туры килә - бу 12,5 млрд сумга якын. Быел һәр гектар чәчүлеккә ким дигәндә 80 кг. д. в. кертү бурычы саклана. Бүгенге көндә уртача тупланма 40,6 кг д.в./га тәшкил итә. барысыннан да күбрәк Чүпрәле, Тәтеш, Аксубай, Кама Тамагы районнары туплаган. Нурлат, Актаныш, Менделеевск, Кукмара, Балык Бистәсе районнары шактый артта кала.

Бүгенге көндә республика буенча тракторларның әзерлеге - 73%, чәчү һәм туфрак эшкәртү агрегатларының - 80% тәшкил итә. Соңгы декадада ремонтланган техника күләме 4%ка арткан. Техниканы торгызу өчен язгы кыр эшләренә барлыгы 3 млрд сум кирәк. Бүгенге көндә 1,9 млрд сумлык запас частьләр сатып алынган. МТПның язгы кыр эшләренә әзерлеген 1 апрельдән кабул итү планлаштырыла.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.