Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советы утырышын уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Утырыш барышында «Татнефтехиминвест-холдинг"ның аналитик хезмәте тарафыннан "2024 елга һәм озак сроклы перспективага нефть-газ химиясе комплексында трендлар һәм фаразлар" дип аталган тикшеренү тәкъдим ителде. Материал гомумән глобаль икътисадтагы трендларны үз эченә ала.
«Уралхиммаш"ны Татарстан предприятиеләре белән кооперация һәм озак вакытлы партнерлык кызыксындыра. Бу хакта «УК УЗХМ» ҖЧҖ генераль директоры Тамара Кобаладзе чыгышында әйтелде. Екатеринбург заводы Үзәк һәм Урта Азия илләренә җайланмалар җибәрүне дәвам итәргә ниятли. Заводның заказчылары арасында «Төркмәнгаз», «Төркмәннебит» һәм «Үзбәкнефтегаз» дәүләт концерннары бар.
"Уралхиммаш" - Россиядә нефть-газ һәм химия комплексы өчен җайланмалар җитештерүче иң эре компания. Россия Федерациясендә бердәнбер газгольдерлар (шарлы резервуарлар) җитештерүче. Предприятие шулай ук «эшен бетереп» резервуар парклары төзи. Компаниянең цехлары Екатеринбургта һәм Глазовта урнашкан. Үзенең сынау үзәге эшли.
Рөстәм Миңнеханов «Уралхиммаш»ка Татарстан предприятиеләреннән бер төркем белгечләр җибәрергә кушты. "Безнең дә Урта Азиядә зур проектларыбыз бар", - дип ассызыклады ул.
Металл тышлыклар компрессорлар, турбиналар һәм подшипникларның эш ресурсын арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта «Технологические системы защитных покрытий» (Мәскәү) компаниясенең коммерция директоры Александр Красавин сөйләде. ТСЗП лазер белән эретү һәм саклагыч тышлыкларны (шул исәптән, газ-термик) тышлау белән шөгыльләнә. Бу технологияләр детальләрнең коррозиягә һәм тузуга каршы торучанлыгын арттыра. Фирманың башка юнәлешләре арасында - детальләрне һәм саклагыч тышлыклы төеннәрне реинжиниринглау (кире инжиниринг).
„Сез сөйләгәннәр бик кызык, әмма әйбернең югары бәяләргә төшмәве кирәк, - дип билгеләп үтте республика Рәисе. - Без импортны алмаштыру белән шөгыльләнәбез, кайбер җайланмаларны торгызырга кирәк. КМПО һәм КЭР-холдинг турбиналар, насос җайланмалары буенча эшли. Мондый бурычларга тап булган төп компанияләребез сезгә үз вәкилләрен җибәрәчәк".
Мәскәүнең «Инфосистема Джет» компаниясе Казандагы ИТ-парк мәгълүматларын эшкәртү үзәгенең аудитын уздырырга әзер. Бу хакта «Инфосистема Джет» АҖнең цифрлаштыру буенча директоры Алексей Ивановның презентациясендә әйтелде. Компания Росэнергоатом белән Иннополиста ЦОД проекты буенча, шулай ук СИБУР, Түбән Кама нефтехим һәм КАМАЗ кебек предприятиеләр белән хезмәттәшлек итәргә ниятли. «Инфосистема Джет» АҖ 1991 елдан бирле эшли. Гамәлгә ашырылган проектлары арасында - "Открытие" банкы, "Русагро" төркеме өчен дата-үзәкләр, шулай ук Баренц диңгезе янындагы акыллы вахта поселогы эшләү һәм төзү.