Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» КБАО генераль директоры Светлана Чупшева һәм ВЭБ.РФ дәүләт үсеш корпорациясе рәисе Игорь Шувалов белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.
Татарстан Республикасының Стратегик инициативалар агентлыгы һәм ВЭБ.РФ дәүләт корпорациясе белән хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.
Очрашу барышында шулай ук Татарстанда ВЭБ.РФ дәүләт корпорациясе ярдәме белән гамәлгә ашырылачак инвестицион проектлар турында да сөйләштеләр.
Исегезгә төшерәбез, бүген Казанда Стратегик инициативалар агентлыгы (СИА) һәм ВЭБ.РФ дәүләт үсеш корпорациясенең стратегик бизнес-миссиясе сессиясе узды.