Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Лаеш краеның Державин исемендәге яңартылган музеенда булдылар

26.02.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Г.Р. Державин исемендәге Лаеш краеның Г.Р. Державин исемендәге яңартылган музеенда булдылар. Кунакларны Рәис ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Казан мэры Илсур Метшин һәм музей директоры Фәридә Мортазина озата йөрде.

Музейга 1968 елда нигез салынган. Соңыннан ул берничә тапкыр урнашу урынын үзгәртә. 2017 елда Лаеш тарихи үзәген йөреп чыкканда Рөстәм Миңнеханов музейга 1 мең кв. метрдан артык мәйданлы элеккеге прогимназия бинасын (1864 ел) тапшырырга кушты.

2022 елда "Мәдәният" илкүләм проекты кысаларында музейда коласлы реконструкция башланган иде. Эшләр бер елдан соң бөек рус шагыйре һәм күренекле дәүләт эшлеклесе Лаеш районында туган Гавриил Романович Державинның тууына 280 ел тулуга тәмамланган. Ремонт эшләреннән тыш, музейда экспозиция яңартылган, фонд җайланмалары, мультимедия аппаратурасы сатып алына, проекторлар, экраннар һәм кирәкле җайланмалар белән җиһазландырылган.

Бүген музей фондында 10 меңнән артык әйбер саклана. Экспозиция 7 залда тәкъдим ителгән: Лаеш крае археологиясе, 16 нчы гасыр уртасыннан 20 нче гасыр башына кадәр шәһәр тарихы, "Көнкүреш һәм этнография", "Заман елгасы: Державин тормышы, 18 нче  гасырда - 20 нче гасыр башында төбәк тормышында дворяннарның роле", "Совет чоры", "Лаеш районы табигате", "Районның хәзерге вакытта үсеше".

Музей вакыйгалы туризмны актив гамәлгә кертә. Кунаклар Лаеш крае халыклары традицияләре белән танышалар, төрле мастер–классларда катнашалар.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.