Бүген Татарстан Республикасы ПРәисеРөстәм Миңнеханов Ватанны саклаучы көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чараларда катнаша.
Иртән Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко Жуков орденлы Кызыл Байраклы Казан югары танк команда училищесында (КВТККУ) булдылар һәм «ККВТКУны тәмамлаучы геройларга» стеласына чәчәкләр салдылар.
Аннары С. Сәйдәш исемендәге ДЗКЗ бинасында Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашты. Хәрби хезмәткәрләр белән әңгәмәдә ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев та катнашты.
Ватанны саклаучы көненә багышланган тантана С. Сәйдәш исемендәге концерт залында узды һәм Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы дәүләт флагларын һәм Казан югары хәрби команда училищесы Байрагын кертүдән башлана.
Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары башкарылды.
Татарстан Рәисе, трибунадан чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итте. Бүген бу залда батыр сугышчыларыбыз - Ватанга фидакарь һәм риясыз хезмәт итүчеләр. Сез - үз илегезгә һәм халкыгызга чиксез мәхәббәтнең ачык мисалы! Сезнең батырлыгыгыз, каһарманлыгыгыз һәм хәрби бурычка тугрылыгыгыз өчен Ватанны саклаучыларның барысына да чын күңелдән рәхмәтемне белдерәсем килә», - диде ул.
"Хөрмәтле Кораллы Көчләр ветераннары! Офицерлар, прапорщиклар һәм мичманнар, старшиналар һәм сержантлар, солдатлар һәм матрослар! Хөрмәтле ветераннар һәм һәм хәрби хезмәткәрләр! Сезне Ватанны саклаучы көне белән котлыйм! Бу - бөтенхалык бәйрәме илебезнең Бөек җиңүләренең данлы тарихын гәүдәләндерә, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Һәр заманда безнең армия үз чикләрендә лаеклы сакта тора. Без дөньяны фашизмнан азат иткән Бөек Ватан сугышы ветераннарының, шулай ук локаль сугышларны, конфликтларны җайга салу, тынычлык урнаштыру миссияләрен үткәрү барышында үз бурычларын намус белән үтәгән ватандашларыбызның батырлыкларын хәтеребездә саклыйбыз. Бүген Югары Баш командующий Владимир Владимирович Путин җитәкчелегендә җиңүчеләрнең данлыклы буыны варислары, алар арасында безнең татарстанлылар да бар, махсус хәрби операция барышында Россиянең киләчәге өчен батырларча көрәшәләр. Без җиңәчәкбез дип ышанам!»
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Ватанга хезмәт итү юлын сайлап, безнең батыр сугышчылар тынычлыкны кайвакыт гомерләре бәрабәренә яклыйлар. "Без геройларыбызның батырлыгын һәрвакыт истә тотачакбыз. Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алырга тәкъдим итәм", - дип мөрәҗәгать итте ул залдагыларга.
"Безнең өстенлекләребез арасында - үсеп килүче буынга патриотик һәм рухи-әхлакый тәрбия бирү. Яшьләр безнең яклаучыларның героик үрнәкләре нигезендә тәрбияләнергә тиеш. Бу эшкә республика иҗтимагый оешмалары «Боевое братство», Әфганстан ветераннарының Россия берлеге", "Десантчылар берлеге" һәм башка хәрәкәтләр зур өлеш кертә. Республикада Ватан Геройларының батырлыкларын мәңгеләштерү өчен күп эшләнә. Узган ел Советлар Союзы һәм Россия Геройларына, шул исәптән Борис Кириллович Кузнецовка, Игорь Сергеевич Грудновка, Дамир Рәшид улы Гыйлемхановка, Кызыл Байраклы Казан Югары Танк Команда училищесын тәмамлаган унбер кешегә һәйкәлләр, бюстлар һәм мемориаль такталар ачылды», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Без геройлар, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучылар истәлеген мәңгеләштерү эшен дәвам итәчәкбез, дип вәгъдә итте ул.
"Хөрмәтле татарстанлылар! Тиздән мөһим сәяси вакыйга -ил Президентын, Россия Федерациясе Кораллы көчләренең Югары Баш командующиен сайлаула узачак. Бу карар күп еллар дәвамында безнең дәүләт язмышын билгеләячәк. Татарстан Республикасының күп милләтле халкы Россиянең чәчәк атуы хакына дөрес сайлау ясар дип ышанам», - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Рәисе чарада катнашучыларга.
Ахырда ул барысын да бәйрәм белән котлады һәм нык сәламәтлек, рух күтәренкелеге һәм иминлек теләде.
Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен унҗиде хәрби хезмәткәргә тапшырды.
Батырлык ордены белән МХОдә катнашучысы, рядовой Айнур Салман улы Шәрәфиев үлгәннән соң бүләкләнә, орден аның хатыны Гөлчәчәк Мөдәррис кызы Шәрәфиевага тапшырылды.