Казанда "Роботлар сугышы" суперфиналы старт алды

24.02.2024

Казан циркында «Киләчәк уеннары» эре мультиспорт турниры кысаларында hоботлар сугышы буенча халыкара чемпионат ярышлары башланды. "Роботлар сугышы" - спорт-техник чемпионат, анда бөтен дөньядан командалар робототехника өлкәсендә инженерлык эшләнмәләрен күрсәтәләр. Махсус рингта роботлар? бер-берсенә механик зыян китереп, киеренке ярышларга керәләр.

«Роботлар сугышы» турнирының сайлап алу этаплары Россиянең һәм чит илләрнең күп кенә шәһәрләрендә узды. Төрле технология югары уку йортлары һәм компанияләре вәкилләре булган 16 иң көчле команда ярышлар нәтиҗәләре буенча суперфиналга чыкты. Чемпионатта барлыгы 58 команда катнаша, алар арасында Россиянең 19 төбәге, шулай ук Казахстан, Кытай, Һиндстан һәм Төркия вәкилләре чыгыш ясый.

Суперфинал ачылышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов катнашты, ул республика Хөкүмәте исеменнән катнашучыларны ярышлар башлану белән котлады.

"Без бөтен дөнья буенча цифрлы трансформациянең ничек баруын күрәбез һәм Татарстан Республикасы бу прогресс башында булырга омтыла, ИТ-индустрия үсешенә актив инвестицияләр кертә һәм ИТ-белгечләрнең потенциалын һәм һөнәри үсешен тормышка ашыру өчен уңай мохит булдыра. 2023 елгы роботлар чемпионаты сезонында без рингка Казан һәм Иннополистан берьюлы өч команда тәкъдим иттек, аларның берсе финалга кадәр барып җитте. Мин ышанам, суперфинал безнең робототехника, цифрлы технологияләр һәм инновацияләр үсешенә омтылышыбызның символы булачак һәм яңа казанышларга тагын да зуррак этәргеч бирәчәк. Барлык катнашучыларны бу мөһим вакыйга белән котлыйм һәм сезгә, яңа казанышларга илһамланып, үзегезнең иң яхшы сыйфатларыгызны күрсәтергә телим. Бәлки, киләчәктә тамашачыларның берсе үз роботын төзер һәм чемпионатта да катнашыр!, дип билгеләп үтте Роман Шәйхетдинов.

«Роботлар сугышы» суперфиналы ике көн дәвам итәчәк. 26 февральдә үк 500 мең доллар премия алачак җиңүче билгеле булачак.


ТР Премьер-министры урынбасары Р.А. Шәйхетдинов Аппараты