Рөстәм Миңнеханов «Сахаров» станциясеннән «Фучик» станциясенә кадәр Казан метрополитенының икенче линиясенең беренче участогы төзелеше барышы белән танышты

26.02.2024

Бүген иртән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан метрополитенының «10 нчы микрорайон" станциясенең төзелеш мәйданчыгында булды.

Бу участокта эшләр Юлиус Фучик урамы - Академик Завойский урамы киселешендә алып барыла.

Эшләрнең ничек баруы турында Рөстәм Миңнехановка Казан мэры Илсур Метшин һәм «Казметрострой» АҖ генераль директоры Марат Рәхимов сөйләде.

«Академик Сахаров» станциясеннән «Юлиус Фучик урамы» станциясенә кадәр метрополитенның икенче линиясенең беренче участогы төзелеше барышы турында тулырак Марат Рәхимов хәбәр итте.

Мәсәлән, «Айсылу» тоннель үткәрү комплексы «10 нчы микрорайон» станциясенә чыккан инде (уң яктагы күчереп утырту тоннеле «ТАССРның 100 еллыгы» станциясе - «10 нчы микрорайон» станциясе).

Рөстәм Миңнеханов катнашында «10 нчы микрорайон» станциясенең «Юлиус Фучик урамы» станциясенең сул якка күчеш тоннеле буенча тоннель үткәрү комплексы эшенә старт бирелде.

Белешмә өчен:

Исегезгә төшерәбез, Казан метрополитенының икенче линиясе шәһәрнең биш районын тоташтырачак: Идел буе, Совет, Яңа Савиново, Мәскәү һәм Киров районнары. 5,37 км озынлыктагы беренче участок үз эченә дүрт станцияне ала: «Юлиус Фучик урамы», «10 нчы микрорайон», «ТАССРның 100 еллыгы» һәм «Академик Сахаров».

2023 елда Казан метрополитеныннан 35 540 823 пассажир файдаланган («Метроэлектротранс» мәгълүматлары буенча). Көн саен метрополитен 130 меңнән артык пассажир йөртә.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.