Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операциядә катнашучы Татарстан Республикасы хәрбиләре белән очрашты. Очрашу Ватанны саклаучылар Көнен бәйрәм итүгә багышланган һәм С. Сәйдәш исемендәге ДЗКЗда узды.
Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов, «Ватанны саклаучылар» фонды филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина, Россия Герое Рәсим Баксиков һәм башкалар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов сугышчылар белән аралашу барышында иртән Жуков орденлы Кызыл байраклы Казан югары танк команда училищесына (КВТККУ) барып, «ККВТККУны тәмамлаучы геройларга» стеласына чәчәкләр салганын сөйләде. Ул ассызыклаганча, бу - илдә бердәнбер танк училищесы, һәм аның күп кенә чыгарылыш укучылары хәзер алгы сызыкта тора.
"Без бүген дә, һәрвакыт хәрби постта булганнарны истә тотарга тиешбез, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Алгы сызыктагы сугышчылар үз гаиләләре өчен борчылмаска тиеш, һәм бу - безнең бурыч, җирле хакимият бурычы. Нәкъ менә шул хакта без кичә Югары Баш командующийыбыз Владимир Владимирович Путин белән сөйләштек. Ул минем МХО әгъзаларына ярдәм итү турындагы нотыгымны бик игътибар белән тыңлады.
Рөстәм Миңнеханов сугышчыларга Татарстанның яңа территорияләрдә урнашкан ике шәһәрне - Лисичанск һәм Рубежноены шефлыкка алуы турында сөйләде. Анда республика социаль объектларны, мәктәпләрне торгыза, аннан балаларны шифаханәдә дәвалануга яки сәламәтләндерү чараларына кабул итә. "Атна саен мин гади кешеләрнең, бизнес вәкилләренең, күпме предприятие һәм фирманың алгы сызыктагы сугышчыларга, хәрбиләрнең гаиләләренә һәм яраланганнан соң реабилитация үтүчеләргә ярдәм итәргә теләүләре турында мәгълүмат алам. Бик күп кеше ярдәм итәргә тели!»
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, уртак мөһим мәсьәләләрне хәл итү безнең илдәге кешеләрне якынайта. "Ил алдында шундый җитди кыенлыклар булганда – кешеләр берләшәләр, һәм бу дөрес тә», диде ул.
Татарстан Рәисе, очрашуда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, булган сорауларын бирергә тәкъдим итте – алар беренче чиратта нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген, хәрбиләргә һәм мобилизацияләнгәннәргә тагын нәрсә белән ярдәм итәргә кирәклеген, бүгенге көндә нинди мәсьәләләр актуаль икәнен аңларга ярдәм итәчәк.
"Мин хәрбиләрдән ялга ничә кеше килгәнен һәм аларның безгә карата сораулары бармы-юкмы икәнлеге белән һәрвакыт кызыксынам", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Хәрби хезмәткәрләр - МХОдә катнашучылар Рөстәм Миңнехановка бүгенге очрашулары өчен рәхмәт белдерделәр. "Без Татарстанның безнең турында кайгыртуын тоябыз, сезнең безгә ярдәм итүегез яхшы, рәхмәт", - диделәр сугышчылар.
"Бу безнең бурыч! - дип җавап бирде аларга Рөстәм Миңнеханов. - Хезмәтегез өчен зур рәхмәт! Ватанны саклаучы көне белән котлыйм».