Роман Шәйхетдинов Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салды

23.02.2024

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Казан шәһәренең Җиңү паркында Ватанны саклаучы көненә багышланган тантаналы митингта катнашты. Тантанада катнашучылар белән бергә ул Бөек Ватан сугышы Геройларын Дан мемориалы колоннадасы янында Мәңгелек утка чәчәкләр салды.

Чарада шулай ук Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Татарстан яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савиново районнары башлыгы Фәнис Нурмөхәммәтов, Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге рәисе Александр Бородин, Казанның балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина, шулай ук шәһәр һәм республиканың яшьләр иҗтимагый оешмалары.

Роман Шәйхетдинов билгеләп үткәнчә, Ватанны саклаучылар көне – батырлык, көч, дан, каһрманлык һәм намус бәйрәме, аны россиялеләр Ватанны саклаучылар өчен горурлык хисе белән билгеләп үтәләр. Ул Татарстан халкына ныклы сәламәтлек, иминлек, тыныч күк йөзе һәм Россия файдасына эшләрдә уңышлар теләде.


ТР Премьер-министры урынбасары Р.А. Шәйхетдинов Аппараты