Бүген кич Казанга Кыргызстан Республикасы Президенты Садыр Җаппаров килде.
Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, башка рәсми затлар каршы алды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Лаеш муниципаль районында булды.
Татарстанда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының беренчел звеносын үстерү буенча төбәк проекты эшен дәвам итәчәк. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин сөйләде.
Брифинг «Сәламәтлек саклау" илкүләм проектын Татарстан Республикасы территориясендә тормышка ашыру турында»гы темага багышланды. Республиканың барлык муниципаль районнары брифингны видеоконференцэлемтә режимында тоташтырылды.
Бүген Мәскәүдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия» халыкара күргәзмә-форумы кысаларында илкүләм казанышлар форумының «Россия энергетикасының лидерлыгы һәм тотрыклылыгы» пленар сессиясе кысаларында чыгыш ясады. Исегезгә төшерәбез, бүген анда «Энергетика» темасы көне уза.
Форумда төп нотык белән Россия Хөкүмәте вице-премьеры Александр Новак чыгыш ясады.
Россия Федерациясе Хөкүмәте Иннополиста пилотсыз авиация системаларын эксплуатацияләү буенча цифрлы инновацияләр өлкәсендә эксперименталь хокукый режим урнаштыруны раслады. Тиешле карар федераль Хөкүмәт сайтында урнаштырылган.
Россия Президенты Владимир Путин алдынгы инженерлык мәктәпләрен булдыру проектын 2030 елга кадәр озайтуны хуплады, дип хәбәр итте Хөкүмәт рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко. 2026 елга кадәр финанслауның гомуми күләме 60 млрд сум тирәсе тәшкил итәчәк. Шулай ук яңа уку елыннан эшли башлаячак тагын 20 шундый мәктәп сайлап алынды. Шулай итеп, алдынгы инженерлык мәктәпләренең бөтен системасы Россиянең 23 төбәгендә 50 югары уку йортын үз эченә алачак.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Ерак Көнчыгыш диңгез пароходлыгы» ГАҖ Директорлар советы рәисе (FESCO төркеменең баш компаниясе) Андрей Северилов һәм Дәүләт Третьяков галереясе генераль директоры Елена Проничева белән очрашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов М.Горький исемендәге «Союзмультфильм» киностудиясенең генераль директоры, Директорлар советы рәисе Юлиана Слащева белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
«Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыру турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды, киңәшмә эшендә шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
«Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турниры уздырылган чорда һәр мәйданчыкта барлык оештыручыларның һәм хезмәтләрнең җайга салынган эшен тәэмин итү мөһим. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.