Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко Казан теннис академиясе бинасын карадылар. Килүләренең төп максаты - "Киләчәк уеннары» концепциясендә фиджитал халыкара мультиспорт турниры кысаларында ярышлар уздыруга объектның әзерлеген бәяләү.
РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко Татарстанга эш визиты кысаларында республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов белән берлектә «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында оештырылган туризм тармагының кадрлар потенциалы үзәген ачуда катнашты. Үзәк Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында ачылган.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров 2023 ел йомгаклары буенча Татарстан муниципаль районнары рейтингының нинди критерийлар буенча төзелүе турында хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Б.Рәмиев исемендәге ИТ-паркта булдылар һәм объектның «Киләчәк Уеннары» турнирына әзерлеген бәяләделәр. Аларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Шамил Гаффаров озата йөрде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов муниципаль район башлыкларына һәм республика активы вәкилләренә совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын Әфганстан Республикасыннан чыгаруның 35 еллыгына багышланган тантаналы чараларны югары дәрәҗәдә уздырырга кушты.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Рөстәм Миңнеханов белдерде. Киңәшмә традицион рәвештә ТРның барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Исегезгә төшерәбез, 15 февральдә Россиядә Әфганстан Республикасыннан совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын чыгаруның 35 еллыгы билгеләп үтеләчәк.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Татарстанда торак төзелеше программаларының ничек тормышка ашырылуы, гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү турында сөйләде.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Бүген Казанда «Искәндәр» футбол-регби манежында «1000 яшь футболчы» социаль проектының мастер-класслар сериясе этабын ачу тантанасы булды.
Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ВЭБ.РФ шәһәр үсеше буенча баш идарәче партнеры Ирина Макиева, Рәис ярдәмчесе Равил Моратов, ТР спорт министры Владимир Леонов, «Рубин» ФК президенты Марат Сафиуллин һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Фәне көненә багышланган тантаналы чараларда катнашты.
Чарада Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков кунак булды. Иртән Валерий Фальков һәм Рөстәм Миңнеханов Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтында (Казан) булдылар.
Аннары ТР Фәннәр академиясе бинасында Россия Фәне көне уңаеннан тантаналы җыелыш узды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында булдылар. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Казанга Россия Фән көненә багышланган тантаналы җыелышта катнашу өчен килгән.