Яңалыклар

07.02.2024

Мортаза Рәхимов – Россия масштабындагы эре дәүләт эшлеклесе һәм ничек эшләргә кирәклектә барыбызга да үрнәк булырлык. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Уфада Башкортстан Республикасының Беренче Президенты Мортаза Гобәйдулла улы Рәхимов һәйкәлен ачу тантанасында белдерде.

 

06.02.2024

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында цифрлы трансформация һәм төзелеш өлкәсендә социаль-икътисадый үсеш инициативаларын гамәлгә ашыру турында стратегик сессиядә катнашты. Чараны РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин үткәрде.

06.02.2024

Татарстан Россия төбәкләренең фәнни-технологик үсеше илкүләм рейтингында икенче урында тора. Рейтингта югары урынны "Фән һәм университетлар" илкүләм проекты, фәнни-технологик үсеш программасы һәм фән һәм технологияләр унъеллыгы төбәк планы биләргә мөмкинлек бирде. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

05.02.2024

Бүген Татарстан Республикасы алдында әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигый ресурслардан нәтиҗәле файдалану өлкәсендә күп бурычлар тора. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Идел-Кама төбәкара идарәсенең «2023 елда Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсенең эш йомгаклары һәм 2024 елга бурычлары турында» киңәйтелгән киңәшмәсендә белдерде.

Киңәшмә Чаллы ИТ-паркында узды.

05.02.2024

2023 елда Росприроднадзорның Идел-Кама төбәк-ара идарәсе тарафыннан 1,7 мең контроль-күзәтчелек чарасы, шул исәптән 312 планнан тыш тикшерү үткәрелгән. Бу хакта бүген Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәкара идарәсенең киңәйтелгән киңәшмәсендә аның җитәкчесе Фаяз Шакиров сөйләде.

Исегезгә төшерәбез, киңәшмә Чаллы ИТ-паркы мәйданчыгында уза, анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Росприроднадзор) җитәкчесе Светлана Радионова һәм башкалар катнаша.

05.02.2024

Бүген төштән соң Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллыда эшли, анда Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәкара идарәсенең «2023 елда Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсенең эш йомгаклары һәм 2024 елга бурычлары турында» киңәйтелгән киңәшмәсендә катнаша.

Киңәшмә Чаллы ИТ-паркында уза.

05.02.2024

Рөстәм Миңнеханов республика кулланучылар җәмгыятьләре һәм кооперативлары вәкилләренең гомуми җыелышында катнашты. Эштә шулай ук РФ Үзәк берлеге Советы Рәисе Дмитрий Зубов, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров,Казан кооператив институты ректоры Алсу Нәбиева һ. б. катнашты.

05.02.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда Татпотребсоюзның яңа  макарон фабрикасында булды. 

03.02.2024

Бүген республика шәһәрләре һәм районнары тормышында иң актуаль тема - юлларны һәм квартал эчендәге юлларны, җәяүлеләр зоналарын кардан арындыру. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.

Киңәшмә республиканың барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

03.02.2024

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләр, предприятиеләр һәм оешмалар арасында иң яхшы Яңа ел чарасына һәм бәйрәмчә бизәлешкә XI республика конкурсына йомгак ясалды.

Чара традицион киңәшмә кысаларында узды. Татарстан Рәисе  Рөстәм Миңнеханов барлык районнар белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Битләр: << 251 252 253 254 255 ( 256 ) 257 258 259 260 >>