Яңалыклар

13.02.2024

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Югары Ослан муниципаль районында булды, анда ил Президенты Владимир Путин игълан иткән Гаилә елы кысаларында гаилә тормышының алтын юбилярларын – Драгуновлар һәм Софроновлар гаиләләрен котлады, шулай ук район Советының хисап утырышында катнашты.

13.02.2024

Чаллы республика һәм тулаем ил икътисадына зур өлеш кертә. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2023 ел йомгакларына һәм агымдагы елга бурычларга багышланган Чаллы шәһәр Советы утырышында белдерде.

13.02.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре кысаларында шәһәргә 10 яңа пассажир автобусы тапшыру тантанасында катнашты.

12.02.2024

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының йомгаклау киң вәкиллекле утырышында катнашты.

Киң вәкиллекле утырыш Казанда В.И. Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексы мәйданчыгында (Копылов урамы, 2а) узды. Чара башланганчы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм аларны озата йөрүче затлар Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләре продукциясе күргәзмәсен карадылар, анда аларга берничә проект тәкъдим ителде.

 

12.02.2024

Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының йомгаклау киң вәкиллекле утырышында «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, «Алабуга «МИЗ ППТ» АҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев Татарстан Республикасының сәнәгать җитештерүләрендә кадрлар җитмәү һәм кадрлар кытылыгын ничек хәл итәргә һәм кирәкле белгечләр әзерләргә кирәклеге турында сөйләделәр.

Киң вәкиллекле утырышы Казанда В.И. Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексы мәйданчыгында (Копылов урамы, 2а) узды. Утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Альберт Кәримов, Марий Эл Республикасы Башлыгы Юрий Зайцев, шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, «ТР Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм башкалар катнашты.

12.02.2024

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Марий Эл Республикасы Хөкүмәте арасында Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, мәдәни һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Документ Казанда, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының йомгаклау киң вәкиллекле утырышы кысаларында имзаланды.

Килешүгә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Марий Эл Республикасы Башлыгы Юрий Зайцев кул куйдылар.

12.02.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының йомгаклау киң вәкиллекле утырышында катнаша.

Коллегия Казанда В.И. Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексы мәйданчыгында (Копылов урамы, 2а) уза. Чара башланганчы Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләре күргәзмәсен карадылар, анда аларга берничә проект тәкъдим ителде.

10.02.2024

РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Киләчәк уеннарына әзерлек мәсьәләләре буенча берничә киңәшмә үткәрде.

10.02.2024

РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә булдылар һәм Киләчәк уеннарның төп ярышлар мәйданчыкларын карадылар.

 

10.02.2024

РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә булдылар һәм аккредитация үзәге эше белән таныштылар.

Битләр: << 251 252 ( 253 ) 254 255 256 257 258 259 260 >>