Тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия Казанда, Буада һәм Мамадышта берничә яңа проектны хуплады

27.02.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышында тарихи җирлекләрдә планлаштырыла торган яңа төзелеш объектларын тәкъдим иттеләр.

Комиссия утырышы быел беренче тапкыр уздырыла. Казанда, Буада һәм Мамадышта яңа төзелеш проектлары каралды.

Утырышны ачып, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, яңа объектларның мәдәни мирас объектларын һәм әйләнә-тирәнең кыйммәтле объектларын саклап калуы, инде барлыкка килгән тарихи кыяфәтне бозмаулары мөһим.

Казанда проектларны башкаланың баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина тәкъдим итте - барлыгы 19 объект каралды.

Беренче проект - Казан дәүләт яшь тамашачы театрын реконструкцияләү, Островский урамы, 10 йорт. Ишегалды территориясе, фасадлар, янкормалар кулланылган. Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, реконструкция турында күптән уйлаганнар, бу театр шәһәр үзәгендә бик кирәкле. Проект ведомствоара комиссия әгъзаларының хуплавына иреште.

Киләсе проект Спартак урамындагы күп функцияле «Сувар Плаза» комплексы фасадларын реновацияләү проекты булды. Проект фасадларны яңартуны да, 2-4 катлы офис биналарын формалаштыруны да күздә тота. Ул шулай ук хупланды.

Аннары Кави Нәҗми урамындагы "Кояш" мәктәбенең спорт блогы концепциясе тәкъдим ителде. Бу проект инде берничә тапкыр каралган булган, бүген аны комиссия әгъзалары, анда мәктәп робототехникасы үзәген урнаштыруны исәпкә алып хуплады.

Шулай ук Астрономия урамында торак йорт төзү проекты хупланды. Монда 21 фатир, парковка, башка заманча инфраструктура булачак. Рөстәм Миңнеханов төзелеш барышында сыйфатлы төзелеш материаллары кулланылуын контрольдә тотарга кушты.

Аннары Лебедев урамындагы җитештерү бинасы проекты каралды. Объект төзелеше хупланды. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген зур шәһәрләрдә шундый төзекләндерелгән җитештерү мәйданчыклары кирәк.

Аннары Илсөяр Төхвәтуллина Чехов базарын реконструкцияләү проектын тәкъдим итте. "Без күптәннән реконструкция үткәрергә теләгән идек, - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. - Бинада янкорылма барлыкка киләчәк һәм заманча эчке ишегалды булачак. Бу базар халыкның игътибарын җәлеп итә." Чехов базарына заманча күренеш биреләчәк, шулай ук ишегалды киңлеге актив кулланылачак.

Подлужная урамындагы административ бина (ИТ-үзәк) проекты да хупланды. Фасадларның ике төсле хәл ителеше тәкъдим ителде, комиссия әгъзалары яктырак төслесенә тукталдылар.

Подлужная урамындагы тагын бер проект – үз парковкасы белән өч катлы бина (1 нче кат – гомуми туклану объектлары, икенче һәм өченче кат - офислар) проект янәдән эшкәртүгә җибәрелде, Казанның тарихи җирлеген үстерү концепциясендә расланган регламентларны исәпкә алып, фасадларны җиренә җиткереп эшләү киңәш ителде. Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, бүген Подлужная урамы шәһәр халкы арасында популяр – янәшәдә «Урам» яшьләр паркы урнашкан һәм урамның үз стиле булуы мөһим.

Аннан соң «Торак йорт, XVIII гасыр» мәдәни мирас объектын реконструкцияләү проекты тәкъдим ителде (Гаяз Исхакый урамы, 7 нче йорт). Проектлаучы компания вәкилләре билгеләп үткәнчә, йорт безнең көннәргә нигезенә кадәр җимерелгән килеш килеп җиткән, аннан нибары бер ярым стена гына калган. Инвестор өчен бу мөһим имидж проекты. Җимерекләрне консервацияләүне исәпкә алып, өч вариант заманча тәкъдим ителде. Реконструкциянең заманча архитектура хәл ителеше шарты белән лроект хупланды.

Салих Сәйдәш һәм Сара Садыйкова урамнары киселешендә урнашкан торак йорт фасадының төсләр гаммасын тиешенчә башкрыну исәпкә алып хупланды.

Аннары комиссия әгъзаларына Межлаук һәм Нариманов урамнарына якын территорияләрне үстерүнең архитектура-төзелеш концепциясе игълан ителде. Архитектура җәмәгатьчелеге фикеренчә, бу квартал елга портына якын булуы белән кызыклы һәм туристлар һәм шәһәр халкы өчен җәяүлеләр маршрутлары буларак кирәк булачак. Концепция берничә корпусны, ишегалды эчендәге территорияне һ.б. корылмаларны үз эченә ала. Проект фикер алышуга сәбәп булды һәм тулаем хупланды, әмма эчке ишегалды өлешен өстәмә рәвештә камилләштерүне исәпкә алып.

Шулай ук Кече Кызыл урамында кызыл кирпечтән 2 катлы офис бинасы проекты хупланды.

Казан үзәгендәге чираттагы проект - Ульянов-Ленин һәм Тихомирнов урамнары буенча җәяүлеләр зонасын (баскычларын) төзекләндерү. Берничә вариант тәкъдим ителде, шул исәптән ландшафтка бәйле рәвештә дә. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу микрорайондагы баскыч - җәяүлеләр өчен бик кирәкле объект, һәм киләчәктә бу баскычка хезмәт күрсәтәчәк хезмәтләр белән проектны эшләп чыгарырга тәкъдим итте – шул исәптән кыш көне дә, алдан карны чистартуны күздә тотарга кирәк булачак. «Бу объектның файдалануда уңайлы булуы мөһим, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Шул исәптән баскыч кыш көне дә кулланылсын. Моннан тыш, объектның бәя параметрлары да мөһим»

Аннары Астрономия-Профсоюзлар урамындагы бинаны реконструкцияләү проекты хупланды.

Аннары Маяковский урамындагы күп катлы торак бина каралды. Комиссия әгъзалары объектны бер шарт белән  килештетерп була дип хәл иттеләр - бинаның иң биек элементы (күрше манара) түбәнәйтеләчәк. Рөстәм Миңнеханов проектны тулысынча килештерү өчен инвесторлар белән эшләргә тәкъдим итте.

Аннары Пехота урамында, Аркылы Подлужная урамында, Корея урамында өч шәхси торак йорт төзү проектлары хупланды.

Фәтхуллин урамындагы шәхси бер катлы торак йортны ведомствоара комиссия әгъзаларының хупламады.

Казан үзәгендә төзелергә тиешле проектларны карау тәмамланды.

Буада яңа төзелеш объектын Буа муниципаль районы Башкарма комитетының архитектура бүлеге башлыгы Ринат Гыйльфанов тәкъдим итте. Бу Бакый Урманче музее проекты. Бүгенге көндә танылган рәссам һәм скульпторның эшләре төрле урыннарда саклана. Буалылар рәссамның истәлеген мәңгеләштерү һәм музей булдыру инициативасы белән чыктылар, бу идеяне Рөстәм Миңнеханов хуплады. Музей проекты Буа шәһәренең ике урамы киселешендә урнашкан өч катлы бинадан гыйбарәт.

Бакый Урманче музее бинасының проекты хупландды.

Мамадышта (Совет урамы) Изге Троица православие гыйбадәтханәсен төзү проекты турында Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитетының баш архитекторы Гадел Сибгатуллин хәбәр итте. Бу участок XVIII гасырның Живоначальная Троица соборының тарихи урыны (17811783 ел), ул 1933 елда сүтелгән. Проект хупланды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.