Рөстәм Миңнеханов видеоконференцэлемтә режимында Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Җәмшид Хоҗаев белән очрашты

28.02.2024

Бүген иртән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Җәмшид Хоҗаев белән очрашты.

Очрашу видеоконференцэлемтә форматында узды. Анда Татарстан ягыннан Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, «Алабуга» махсус икътисадый зонасы генераль директоры Тимур Шаһивәлиев һәм башкалар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов, очрашуны ачып, Үзбәкстан Республикасы Президенты Шәүкәт Мирзиёевка «Киләчәк уеннары» мультиспорт турнирын ачу тантанасына Казанга визиты, шулай ук Россия-Үзбәкстан дуслык мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерүгә ярдәм иткәне өчен рәхмәтен җиткерүне сорады.

Төрле юнәлешләр буенча, шул исәптән Үзбәкстан Республикасы территориясендә технопарклар булдыру һәм үстерү мәсьәләләре буенча алга таба хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча: бүген Үзбәкстанда «Чирчик» һәм «Җизәк» технопаркларын үстерүгә, «Навои» АЭЗ территориясендә индустриаль парк булдыруга һәм Бохара өлкәсендәге проектка аерым игътибар бирелә.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан үзбәк коллегалары белән индустриаль мәйданчыклар, технопарклар һәм сәнәгать парклары булдыру өлкәсендә тупланган тәҗрибәсе белән актив уртаклаша. Мәсәлән, Үзбәкстанда "Чирчик" химия-индустриаль технопаркы (2022 елның мартында ачылган), "Җизәк" технопаркы (2023 елның апрелендә ачылган) эшли.

Технопарклар төзү һәм ачу эше Татарстан белгечләре катнашында алып барылды («Химград» технополисы, «Алабуга» махсус икътисадый зонасы һ.б.).

Моннан тыш, «Алабуга» махсус икътисади зонасы катнашында Бохара өлкәсендә сәнәгать паркы проекты актив эшләнә.

Бүгенге видеоконференцэлемтә барышында "Алабуга" МИЗ ППТ" АҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев Үзбәкстан белән уртак проектны гамәлгә ашыруның алга баруы турында хәбәр итте.

Шулай ук Үзбәкстан Республикасының Навои өлкәсендә сәнәгать паркы булдыру проекты буенча агымдагы бурычлар (бу проектта "Мастер" КИП катнаша), Чирчик һәм Җизәк технопаркларын алга таба үстерү һәм тулыландыру турында фикер алыштылар.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.