Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов "Добрая Казан" акциясе кысаларында Казаннан Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә гуманитар ярдәм җибәрүдә катнашты.
Фуралар гуманитар ярдәм белән Казанның Совет районы администрациясе бинасыннан кузгалды.
Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин белән бергә, гуманитар ярдәмне озата баручылар белән аралашты һәм аларга хәерле юл теләде.
Бу - быел беренче гуманитар йөк партиясе. Казаннан Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләр өчен барлыгы биш фура җибәрелде, бу 88 тонна йөк, шул исәптән озак саклана торган азык-төлек (ит, балык һәм яшелчә консервалары, бакалея, балалар азыгы), көнкүреш химиясе, шулай ук җылы кием, медикаментлар, автозапчастьлар һәм төзелеш материаллары.
«КМПО» АҖ Лисичанск шәһәренең 2 нче балалар музыка мәктәбенә шефлык итәргә җыена. Бу юлы музыка мәктәбенә укучылар өчен музыка кораллары - саксофон, скрипка, акустик система һәм микшер пульты җибәрелде.
Гуманитар колоннаны формалаштыруда «Унистрой» ИК, «Агава» ҖЧҖ (Мегастрой), «Казэнерго» АҖ, «Генподряд» ҖЧҖ, "Риэлтконсалтинг" ҖЧҖ, шәһәрнең торак-коммуналь комплексы предприятиеләре катнашты.