Ике татарстанлы «Россия лидерлары» идарәчеләр конкурсында җиңүче булды

26.02.2024

"Россия лидерлары» Президент платформасының флагман проекты «Россия мөмкинлекләр иле» идарәчеләрнең юбилей конкурсының суперфиналын бәяләү сынаулары нәтиҗәләре билгеле булды .

Җиңүчеләр итеп Россия Федерациясенең 31 төбәгеннән һәм ике чит илдән – Бельгия һәм Сербиядән 102 идарәче танылды. Бүләкләү тантанасы Горький МХАТында (Мәскәү) узды.

Биш суперфиналистның икесе – Татарстан Республикасыннан. Бу Екатерина Александровна Кузьмина - "Альфа», «Делко» компанияләр төркеменең цифрлы технологияләр буенча директоры һәм Алексей Анатольевич Мокшин - «РУ-ИНЖИНИРИНГ» фәнни-җитештерү предприятиесе ҖЧҖ директорының оештыру үсеше буенча урынбасары.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов җиңүчеләрне Татарстан исеменнән котлады һәм аларга котлау телеграммасы җибәрде

"Татарстаннан катнашучыларның мондый дәрәҗәле проектта һәрвакыт үз республикаларын лаеклы тәкъдим итүләренә һәм традицион рәвештә илнең иң көчле идарәчеләре санына керүләренә чын күңелдән шатмын. Остазлар  – танылган дәүләт эшлеклеләре, үз өлкәсендәге профессионаллар белән зур эш – консультацияләр, кураторлык, озата бару – болар барысы да кыйммәтле багаж, ул, һичшиксез, Сезгә дә яңа биеклекләргә юл ачачак. Белем, компетенция, тәҗрибә үз-үзегезгә һәм көчегезгә ышаныч табарга ярдәм итсен, киләчәктә карьера һәм шәхси үсешегезнең нигезе булсын. Сезгә бетмәс-төкәнмәс энтузиазм, иң кыю планнарны тормышка ашыру өчен энергия, һәм, әлбәттә, һәрнәрсәдә нык сәламәтлек һәм иминлек телим. Уңышлар Сезгә!", - диелә телеграмма текстында.

Исегезгә төшерәбез, финал бәяләү чаралары 2024 елның 22-25 февралендә Мәскәү шәһәрендә («Манеж» үзәк күргәзмә залы) узды. Суперфиналда барлыгы 302 кеше катнашты.

Җиңүчеләр ел дәвамында Россиянең әйдәп баручы дәүләт эшлеклеләре һәм эре корпорацияләре җитәкчеләре арасыннан булган остазлардан консультацияләр алачак. Алдагы еллардагы кебек үк, конкурсның остазларының берсе Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов булды.

Моннан тыш, конкурс шартларына ярашлы, барлык суперфиналчылар оештыру комитетыннан 1 миллион сум күләмендә белем бирү гранты алдылар, аны алар илнең әйдәп баручы уку йортларында белем алу өчен куллана алачак.

«Россия лидерлары" идарәчеләр конкурсы 2017 елдан Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча үткәрелә. 2023 елның апрелендә проектның бишенче сезоны старт алды. Конкурста катнашу өчен дөньяның 150 иленнән бер миллионнан артык гариза килгән.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.