Яңалыклар

19.12.2023

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов гадәттәгечә «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия Яңа ел гамәлендә катнашты. Яшь татарстанлыларның теләкләре язылган открыткалары булган чыршы «Корстон» КСКК йортында урнаштырылган.

 

19.12.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясенең XVIII съездында муниципаль хакимиятләрнең халык белән эшләвендә 2024 елның кайбер бурычларын билгеләде. Ул 2024 елның җаваплы ел булуын ассызыклады.

19.12.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов шефлыкка алынган Лисичанск һәм Рубежное башлыклары белән очрашты.

Эдуард Сахненко һәм Сергей Хортив республикага килгәннәр. Алар муниципалитетларның эш тәҗрибәсен өйрәнделәр, шулай ук республика Муниципаль берәмлекләр советы съездында катнаштылар.

 

19.12.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясенең XVIII съездында катнашты.

Чара бүген «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында (Казан) узды.

Утырышны «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин ачып җибәрде. Ул хәбәр иткәнчә, съезд эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Россия Дәүләт Думасы, ТР Дәүләт Советы депутатлары катнаша.

19.12.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия Яңа ел гамәлендә катнаштылар.

«Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексы холлында Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев чыршыдан «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашучы балаларның Яңа ел теләкләре язылган открыткаларны алдылар.

Исегезгә төшерәбез, бүген «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясенең XVIII съезды уза.

 

18.12.2023

Бүген Татарстан Республикасында 2023 елгы автоспорт сезонына йомгак ясау тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Тантанада пилотлар, Татарстан Республикасы Автомотоспорт федерациясе әгъзалары һәм республика автоспорт ветераннары катнашты.

 

18.12.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Эшлекле Россия» гомумроссия иҗтимагый оешмасы рәисе Алексей Репик белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

18.12.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов СИБУР составына керүче «Түбән Кама Нефтехим»да галобутил каучукларын (ГБК) чыгару буенча яңа куәтләрне ачуда катнашты.

18.12.2023

Татарстан Республикасының Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге (БДБ) илләре белән хезмәттәшлеге кысаларында топ-5 партнер илләр исемлегенә Беларусь Республикасы да керә. Мондый мәгълүматлар бүген Мәскәүдә, Татарстан стендында «Россия» халыкара күргәзмә - форумында яңгырады.

Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин чакыруы буенча БДБ илләре хөкүмәтләре башлыклары бүген ВДНХда «Россия» күргәзмәсендә катнашалар. РФ Хөкүмәте Рәисе карарга тәкъдим иткән төбәкләр арасында, - Татарстан Республикасы стенды.

18.12.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә, «Россия» халыкара күргәзмә - форумы мәйданчыгында.

Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин чакыруы буенча БДБ илләре хөкүмәтләре башлыклары бүген ВДНХда «Россия» күргәзмәсендә катнашалар. РФ Хөкүмәте Рәисе карарга өндәгән төбәкләр арасында, - Татарстан Республикасы стенды.

Битләр: << ( 251 ) 252 253 254 255 256 257 258 259 260 >>