Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко Россия Федерациясенең Фәнни-технологик үсеш комиссиясе утырышын уздырды.
Чара видеоконференцэлемтә режимында узды.
Татарстан Республикасы исеменнән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Видеоконференцэлемтә кысаларында утырышта катнашучылар комплекслы фәнни-техник программаларны гамәлгә ашыру һәм «Россия Федерациясенең фәнни-технологик үсеше» дәүләт программасының барышы турында фикер алыштылар.