Яңалыклар

03.02.2024

Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы буенча эшләр башланды, милекчеләрнең гомуми җыелышы беркетмәләренә кул кую процессы бара. Бүгенге көндә беркетмәләрнең яртысы диярлек кабул ителгән, тагын 42 проценты тикшерелә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды җитәкчесе Наилә Зиннәтуллин хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык районнар белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

02.02.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов X5 Group компаниясенең вице-президенты, дәүләт хакимияте органнары белән хезмәттәшлек буенча директоры Станислав Богданов белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.

02.02.2024

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 2023 ел йомгаклары буенча Алексеевск районы Советы утырышында катнашты.

02.02.2024

Бүген Казан Кремлендә фән һәм техника өлкәсендә 2023 ел өчен Татарстан Республикасы Дәүләт премияләре тапшырылды.

Премияләрне, дипломнарны һәм ТР Дәүләт премиясе тамгаларын лауреатларга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

02.02.2024

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин эш сәфәре кысаларында Алексеевск шәһәрендә капиталь ремонттан соң Сугышчан дан музеенда булды. Аны Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов озата йөрде.

02.02.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2023 елда Татарстан Республикасы Арбитраж суды эш йомгаклары буенча киңәшмәдә катнашты. Чара Татарстан Республикасы Арбитраж суды бинасында (Казан, Ново-Песочная урамы, 40 йорт) узды.

Чарада катнашучыларга узган 2023 елда ТР Арбитраж суды эшчәнлеге турында видеоролик күрсәтелде.

Киңәшмәдә Идел буе округы Арбитраж суды рәисе Денис Плотников, ТР буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов һәм башкалар катнашты.

02.02.2024

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин эш сәфәре кысаларында Алексеевск Бадминтон үзәген ачуда катнаша. Аны Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов озата йөрде.

02.02.2024

Алексей Песошинның Сталинград сугышында совет гаскәрләре тарафыннан немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне белән котлавы

01.02.2024

Бүген Әлмәттә «Югары нефть мәктәбе» фәнни-тикшеренү һәм уку үзәген ачу тантанасы булды. Тантанада Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Шулай ук заманча университет кампуслары бүген Когалымда, Уфада һәм Мәскәүдә ачылды.

01.02.2024

Татарстан Республикасында юл төзелешенә 2023 елда 250 млрд сумга якын акча юнәлтелгән, бу шактый зур акча һәм гаятҗ зур эш күләме. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау киң вәкиллекле киңәйтелгән утырышында белдерде.

Киң вәкиллекле утырыш «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында узды һәм 2023 елда Татарстан Республикасы юл-транспорт комплексы эшчәнлеге нәтиҗәләренә һәм 2024 елга бурычларга багышланды.

Битләр: << 251 252 253 254 255 256 ( 257 ) 258 259 260 >>