Рөстәм Миңнеханов республикада су басуларга каршы кирәкле чаралар оештырырга кушты

09.03.2024

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә республикада су басуларга каршы чараларны оештыру турында фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, календарь язын исәпкә алып, якын арада атмосфера һавасы температурасының күтәрелүе көтелә. Кышкы явым-төшем һәм кар катламының зур булуы су басулар куркынычы тудыра. "Муниципалитетлар, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән берлектә, барлык су басуларга каршы чараларны оештырырга тиеш. Бу очракта килеп туган хәлләрне тизарада хәл итәргә кирәк», - диде ТР Рәисе.

Ул юл инфраструктурасы объектларына, күперләргә һәм гидротехник корылмаларга аерым игътибар бирергә, шулай ук торак пунктларда һәм аз катлы төзелеш микрорайоннарында иминлекне тәэмин итәргә чакырды.

"Су басулар нәтиҗәләрен кисәтү һәм бетерү өчен техника һәм кеше резервларының әзерлеген тәэмин итү, кирәк булганда - су басулар зоналарыннан халыкны вакытлыча урнаштыру өчен урыннар оештыру мөһим", - дип өстәде Татарстан Рәисе.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.