Рөстәм Миңнеханов: Бүгенге катлаулы заманда безнең хатын-кызлар - МХО зонасында Россия иминлеген яклаучылар өчен ышанычлы таяныч

07.03.2024

Бүгенге катлаулы заманда безнең хатын-кызлар махсус хәрби операция зонасында Россия иминлеген яклаучылар өчен ышанычлы таяныч булып тора. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы чарада белдерде. Тантаналы чара «Корстон» комплексында узды.

«Сезне Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән котлыйм! Бүген безнең белән залда тормышның төрле өлкәләрендә уңышлы эшләүче, фән һәм бизнес белән шөгыльләнүче, Ватан файдасына хезмәт итүче, кайберәүләр үз гомерләрен балаларны тәрбияләүгә багышлаган кешелекнең гүзәл яртысы вәкилләре бар. Сезнең һәрберегез үзенчә гаҗәеп. Сезнең битараф булмавыгыз һәм фидакарьлегегез чын күңелдән соклану һәм хөрмәт уята», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, күп очракта гаиләләрдәге кәеф һәм атмосфера хатын-кызларга бәйле. "Бу бик мөһим, чөнки гаиләдә безнең төп рухи һәм гаилә кыйммәтләре, гореф-гадәтләр, Ватанга мәхәббәт тәрбияләнә. Нәкъ менә шуңа күрә 2024 ел илебез Президенты тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителде", - дип ассызыклады ТР Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанда гаилә мәсьәләләренә һәрвакыт зур игътибар бирелә. Аның абруен күтәрү максатыннан, шулай ук хатын-кыз - анага аерым хөрмәт билгесе буларак, «Ана даны - Материнская слава» һәм "Ата-ана батырлыгы" республика медальләре булдырылды. Бу югары исемнәр өчен акчалата бүләкләүләрне арттыру турында Указга кул куелды.

"Кадерле хатын-кызлар! Бәйрәм белән тагын бер тапкыр! Тормышыгыз игелек, наз белән җылытылсын, ә гаиләләрегездә һәрвакыт мәхәббәт һәм иминлек хөкем сөрсен!"- дип өстәде Татарстан Рәисе.

Аннары Рөстәм Миңнеханов республиканың дәүләт бүләкләрен тапшырды. Тантаналы чарага мәгариф, мәдәният, медицина, сәнәгать, агросәнәгать комплексы вәкилләре, шулай ук МХОдә катнашучыларның туганнары чакырылган иде.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.