Рөстәм Миңнеханов: Елдан-ел өстәл теннисы безнең республикада популярлаша бара

08.03.2024

Бүген Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәдсендә өстәл теннисы буенча халыкара ярышлар һәм өстәл теннисы буенча XXII ачык шәхси-команда республика ярышлары старт алды. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов катнашты.

7-10 мартта уза торган турнир РФ Спорт министрлыгының рәсми календарь планына кертелгән. Ярышлар 22 ел рәттән үткәрелә. Быел алар халыкара статуска ия булдылар. Ярышларда Россия, Беларусь Республикасы, Таҗикстан һәм Кытайдан 278 иң көчле спортчы катнаша.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, елдан-ел турнирның дәрәҗәсе һәм әһәмияте арта бара. "Өстәл теннисы буенча традицион ярышларда барлык спортчыларны сәламләүгә шатмын. Әлеге спорт төре безнең республикада зур популярлыкка ия: бүген аның белән 50 меңгә якын кеше шөгыльләнә. Бу ярышларны үткәрү - безнең өчен зур вакыйга. Барлык спортчыларга да уңышлар һәм матур җиңүләр, ә җанатарларга якты хисләр һәм онытылмаслык тәэсирләр телибез", - дип өстәде Татарстан Рәисе.

Саба районы башлыгы барлык уенчыларга һәм турнирны оештыручыларга рәхмәт белдерде, шулай ук спортчы кызларны Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.

Моннан тыш, Байлар Сабасына эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонттан соң үзәк район китапханәсендә булды. Бина 1964 елда ук төзелгән. 2023 елда биредә зур реконструкция башланды. Нәтиҗәдә, китапханә тулысынча үзгәргән. Укучыларга уңайлы булсын өчен яңа җиһазлар һәм җайланмалар сатып алынган. Аерым алганда, китапларны электрон укучы билетына теркәргә һәм кире кайтарырга мөмкинлек бирүче терминал барлыкка килгән.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.