Бүген кич Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәренә дип В.И. Севастьянов исемендәге Сочи халыкара аэропортына килде.
Эш сәфәренең төп максаты - 2024 елгы Бөтендөнья яшьләр фестивален ябу тантанасында катнашу.
Килү белән Рөстәм Миңнеханов Сириус федераль территориясендә Бөтендөнья яшьләр фестиваленә оештырылган Россия шәһәрләре кампусларында булды. Биредә биш павильон-төбәк, миниатюралар паркы, чыгышлар өчен сәхнә һ. б. тәкъдим ителгән.
Сириустагы Медаль мәйданында (фестиваль вакытында ул «уша России» мәйданына әверелә) Мәскәү, Казан, Ямал, Түбән Новгород, Белгород шәһәрләренең биш павильоны җәелдерелгән.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе урынбасары, Россия мәктәп укучылары хәрәкәте рәистәше Дамир Фәттахов озатуында Казан павильонында булды. «Казан" павильонында презентация активлыклары һәм арт-мәйданчыклар тәкъдим ителә, шулай ук анда белем бирү программалары, мәдәни кичәләр, мастер-класслар, концерт программалары уза. Павильонның мәйданы - 1500 кв м.
Рөстәм Миңнеханов «Казан» павильонында шулай ук Татарстан Республикасы делегациясе вәкилләре һәм Татарстан ихтыярыйлары белән аралашты. Исегезгә төшерәбез, Бөтендөнья яшьләр фестивалендә Татарстан күп санлы делегация катнаша.
Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, Казан павильоны башкалардан аерылып тора. "Ләкин иң мөһиме – кешеләр, - дип ассызыклады ул. - Иң талантлылары, иң матурлары һәм иң уңышлылары. Бүген Россия өчен яшьләр фестивален үткәрү бик мөһим. 190га якын илдән яшьләр бу зур вакыйгада катнаша. Татарстан делегациясе - иң активларның берсе!»
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Сочида "Беренчеләр хәрәкәте" Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте идарәсе рәисе Григорий Гуров белән очрашты. Очрашуда яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе урынбасары, Россия мәктәп укучылары хәрәкәте рәисе Дамир Фәттахов, Татарстан Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков һәм башкалар катнашты. Төбәкнең «Беренчеләр хәрәкәте» белән үзара бәйләнеше, мәктәпкәчә белем бирү оешмалары өчен программаны үстерү һ. б. мәсьәләләр каралды. Татарстан - мәктәпкәчә белем бирү оешмалары белән «Беренчеләр хәрәкәте» эше буенча Россия Федерациясенең сынау төбәге.
Шулай ук Татарстанда «Беренчеләр хәрәкәте» катнашында федераль һәм халыкара дәрәҗәдәге төрле чаралар үткәрү кебек темалар да күтәрелде.