Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР буенча ЭЭМ коллективына полиция генерал-майоры Дамир Рөстәм улы Садретдиновны Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры вазыйфасына тәкъдим итүдә катнашты.
Чара Казанда ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының төп бинасында узды, видеоконференцэлемтә режимында анда шулай ук Россия Федерациясе Эчке эшләр министры, Россия Федерациясе полициясе генералы Владимир Колокольцев катнашты.
Чара барышында Дамир Рөстәм улы Садретдиновның 1994 елдан бирле эчке эшләр органнарында эшләве билгеләп үтелде. Ул эчке эшләр органнарында төрле вазыйфаларда, шул исәптән Әстерхан өлкәсендә, Хакасия Республикасында, Хантый-Мансый автоном округында - Юграда җитәкчелек вазыйфаларында хезмәт иткән.
Татарстан Рәисе Дамир Садретдиновның Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры вазыйфасында ведомствоның эш сыйфатын югары дәрәҗәдә саклап калачагына, аның эшчәнлегенә яңа импульс бирәчәгенә, коллективның җайга салынган эшен тәэмин итәчәгенә ышаныч белдерде.
"Соңгы елларда, күп очракта югары профессионализм, хезмәт сөючәнлек, эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең фидакарьлеге аркасында, Татарстанда криминаль хәл тотрыклы кала", - дип ассызыклады ул.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, соңгы ике атнада министрлыкның шәхси составы «Киләчәк уеннары» халыкара турнирын үткәргәндә куркынычсызлык тәэмин иткән, һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының шәхси составына намуслы эше һәм җаваплылыгы өчен рәхмәт белдерде.
"Сезнең эшчәнлекнең өстенлекләре үзгәрешсез калды, - диде Рөстәм Миңнеханов, ведомство хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп. - Ил Президентын сайлауларга санаулы көннәр кала, һәм бу бик җаваплы мәсьәлә. Моннан тыш, бердәм тавыш бирү көнендә сентябрьдә VII чакырылыш республика Дәүләт Советы депутатларының яңа составын формалаштырырга кирәк булачак. Төп бурыч - сайлауларны югары оештыру дәрәҗәсендә үткәрү, аларның иминлеген тәэмин итү.
ТР Рәисе искә төшергәнчә, агымдагы 2024 елда төбәктә шулай ук халыкара дәрәҗәдәге масштаблы чаралар узачак. Әйтик, октябрьдә Казанда БРИКС әгъза-дәүләтләре башлыкларының чираттагы саммиты узачак, ә июнь аенда БРИКС уеннары узачак. Мондый колачлы чараларны уңышлы уздыру зур әзерлек эшен таләп итә, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Республика һәрвакыт ТР буенча ЭЭМ ведомствосына финанс һәм матди-техник ярдәм күрсәтә, диде Рөстәм Миңнеханов. Соңгы елларда полициянең участок вәкаләтле хезмәткәрләре өчен 179 административ-торак комплексы файдалануга тапшырылган, 129 участок полиция пункты һәм 194 тәртип саклау терәк пункты эше тәэмин ителгән. «Имин шәһәр» системасы үсеш ала, ул 100 меңнән артык камераны үз эченә ала, шуларның 8 меңе кешеләр күпләп яшәгән урыннарда.
Моннан тыш, республика ведомство хезмәткәрләренә торак шартларын яхшырту, хезмәт транспорты белән тәэмин итү һ.б. өлешендә ярдәм итә. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы системасының күп кенә объектлары республика капиталь ремонт программасына керә. Шулай ук республика бюджеты акчалары хисабына яңа административ биналар төзелеше дәвам итә.
Республика киләчәктә дә хокук тәртибе органнарына нәтиҗәле хезмәт өчен шартлар тудыруда ярдәм итәчәк, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
"Без Артем Валерьевич Хохорин җитәкчелегендәге Министрлык коллективы башкарган эшнең зур күләмен һәм югары сыйфатын югары бәялибез", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Артем Хохоринның бу вазыйфада 12 ел эшләвен искәртте.
"Бу елларда төгәл механизм төзелде, ул бурычларны нәтиҗәле хәл итәргә, куелган максатларга теләсә нинди шартларда ирешергә мөмкинлек бирә. Бу безнең республиканы һәрвакыт аерып торды», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Эчке эшләр органнары һәрвакыт республика халкының күпчелеге тарафыннан хупланып килә, алар, Татарстан иминлеге гаранты буларак, аларга ышана, дип ассызыклады республика Рәисе.