«Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектының АСКда гамәлгә ашырылуы турында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында уздырды. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Министр искәрткәнчә, илкүләм проект сакчыл җитештерү коралларын кертү хисабына предприятиенең нәтиҗәлелеген зур инвестицияләрсез арттырырга мөмкинлек бирә. Илкүләм проектта узган елда 400 млн сумнан керем алган предприятиеләр катнаша ала. Шулай ук финанс булмаган ярдәм чаралары да каралган.
2019 елдан проектка 250 компания кергән, Шуларның 47се АСК предприятиеләре, бу катнашучыларның гомуми санының 19%ын тәшкил итә. Проект 3 этапта гамәлгә ашырыла. Беренче этап диагностика, югалтуларны ачыклау һәм персоналны укыту, икенчесе сынауу җитештерү агымын оптимальләштерү, өченчесе тәҗрибәне тиражлау һәм ирешелгән нәтиҗәләрне саклау. Чараларны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча, предприятиеләр уңай икътисадый нәтиҗә күрсәтәләр.
Әйтик, Тәтеш районының "Колос" агрофирмасы сөт фермасында сөт җитештерү процессын 450 башка оптимальләштергән. Эш барышында технологик операцияләр стандартлаштырыла, бер айга контроль сөтсаву графигы эшләнә, сөт саву операцион процедурасы стандартлары кертелә, җайланмаларның чисталыгын тикшерү чек-листы эшләнә. Бу һәм башка карарлар процесс вакытын 16%ка кыскартырга, 1 хезмәткәрнең җитештерүен 28%ка арттырырга мөмкинлек бирде. Чараларны гамәлгә ашыруның икътисадый нәтиҗәсен предприятие елына 11 млн. сум дип бәяли, чыгымнар 3 мең сумга җитә.
Казанның 2 нче икмәк заводы туңдырылган икмәк-булка әйберләре җитештерүне оптимальләштерә. Проектта проблемалы урыннар бүлеп бирелгән, алар мәгълүматка идарә итү һәм автоматлаштыру чараларын кертү юлы белән хәл ителгән. Шулай ук чималны исәпләү процессы оптимальләштерелгән, кирәкле процесслар стандартлаштырылган. Үткәрелгән чаралардан соң җитештерү процессы 29%ка кимегән. Сменада җитештерү 30%ка арткан. Брак дәрәҗәсен киметүгә ирешелгән. Икътисади эффект елына 16 млн. сум дип бәяләнә.
«Агросила» компаниясе төркеме предприятиеләрендә сакчыл җитештерү системасы актив кертелә. «Азнакай" агрофирмасы логистиканы һәм җитештерү процессын контрольдә тоту системасын яхшырту хисабына сөт комплексында сыер саву процессын 4 мең башка оптимальләштергән. 400 мең сум акча керткәндә, икътисадый нәтиҗәлелек елына 24,5 млн сум тәшкил итә.
Бүгенге көндә илкүләм проектта катнашу турында өстәмә рәвештә 5 предприятие: «КВ Агро», «Хузангай», «Молко», «Ак Барс Пестрецы» компанияләре һәм «Возрождение» агрофирмасы белдергән. "Алынган икътисадый нәтиҗәләрне, әлеге юнәлешнең мөһимлеген һәм перспективалылыгын бәяләп, алга таба да тармак предприятиеләрен аларның нәтиҗәлелеген арттыру процессына җәлеп итәчәкбез», - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.