Рөстәм Миңнеханов Әлмәт РҮХнең яңа кабул итү-диагностика бүлеген ачты

12.03.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлмәткә эш сәфәре кысаларында район үзәк хастаханәсенең яңа кабул итү-диагностика бүлеген ачуда катнашты.

Яңа корпус - хастаханәнең функциональ үзәге, ул, патология профиленә карамастан, кыска вакыт эчендә диагностик тикшерү үткәрергә һәм пациентны дәвалауны дәвам итүнең алга таба тактикасы турында карар кабул итәргә мөмкинлек бирә.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, иң заманча җайланмалар белән җиһазландырылган яңа үзәк медицина хезмәт күрсәтүләренең сыйфатын җитди яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. "Бу объект бик мөһим. Бина үзәк район хастаханәсенең бөтен комплексын модернизацияләү кысаларында төзелгән. Безнең алда тагын берничә бурыч тора: сәламәтлек саклау системасын алга таба үстерү, территорияне төзекләндерү, парковка урыннары мәсьәләсе. Ләкин беренче адымнар инде ясалган. Сезне тагын бер тапкыр кабул итү-диагностика бүлеге ачылуы белән котлыйм», - диде Татарстан Рәисе.

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов ассызыклаганча, әлеге медицина үзәген ачу район хастаханәсенең алга таба үсешенең төп параметры булып тора.

Аннары Рөстәм Миңнеханов дәвалау учреждениесе бүлмәләрен карап чыкты. Бүлектә иң заманча диагностик җайланмалар тупланган: компьютер томографы, цифрлы рентгендиагностик комплекс, эндоскопик диагностик система һәм башка яңа аппаратлар. Пациентларны кабул итү этабында диагностик һәм дәвалау мөмкинлекләрен куллану хастаханәдә үлем очракларын шактый киметә. Операция залларының җиһазландырылуы югары технологияле операцияләр, шул исәптән минималь инвазив һәм эндоскопик технологияләр кулланып, үткәрергә мөмкинлек бирә.

Шулай ук Татарстан Рәисе дәвалау физкультурасы һәм реабилитация залы булган көндезге стационарда булды. Махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләр турында кайгыртуга зур игътибар бирелә. Монда алар өчен реабилитация чаралары комплексы каралган.

Аннары «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина Рөстәм Миңнехановка Әлмәт хастаханәсе шәһәрчеге мисалында дәвалау учреждениеләре территорияләрен төзекләндерүгә заманча алымнар турында сөйләде.

Әлмәт РҮХ - күп профильле дәвалау учреждениесе. Үз составында тәүлек әйләнәсе эшли торган стационар, ике поликлиника, ике участок хастаханәсе, алты табиб амбулаториясе, өч гомуми практика табибы офисы һәм 50 ФАП бар.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.