Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт казна дары заводында булды һәм эшчеләр белән аралашты

11.03.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт казна дары заводында булды. Ул җитештерү цехларын карады, шулай ук предприятие хезмәткәрләре белән аралашты.

Казан дары заводы хезмәткәрләре белән әңгәмәдә шулай ук РФ Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Кирилл Лысогорский, «Технодинамика» АҖ генераль директоры Игорь Насенков, «КГКПЗ» ФКП генераль директоры Александр Лившиц катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген заводның перспективалары зур. Завод илнең иминлеген тәэмин итү системасында стратегик яктан мөһим предприятиеләрнең берсе булып тора, диде ул. "Сезнең коллектив – алдынгыларның берсе, шул исәптән сезнең фидакарь хезмәтегез аркасында да", - диде Татарстан Рәисе, хезмәт коллективы вәкилләренә мөрәҗәгать итеп.

Татарстан Рәисе ассызыклаганча, бүген предприятие дәүләт оборона заказын үтәүдә уңышлы эшли. Предприятиедә эре инвестиция программасы гамәлгә ашырыла.

Шулай ук Казан дары заводы дәүләт оборона заказы кысаларында эш белән тәэмин ителәчәк, дип билгеләп үтелде. Предприятие җитәкчелеге вәкилләре, җитештерү күләмен арттыру дәвам итәчәк, дип белдерә.

Бүгенге көндә предприятиедә 3 меңгә якын кеше эшли.

Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр Рөстәм Миңнеханов заводка 2023 елның җәендә - «Казан дәүләт казна дары заводы» федераль казна предприятиесенең 235 еллыгы уңаеннан үткәрелгән тантаналы чарада катнашу өчен килгән иде.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.