Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Республикасында Россия Федерациясе Президентын сайлаулар процессы штатлы рәвештә, тыныч режимда уза

16.03.2024

Татарстан Республикасында Россия Федерациясе Президентын сайлаулар процессы штат буенча тыныч режимда уза. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

Киңәшмә традицион рәвештә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

"Икенче көнне Россия Президентын сайлауларда тавыш бирү бара. Сайлау процессы - иртән без йомгак ясадык - штат буенча, тыныч режимда уза. Иң мөһиме - татарстанлылар тавыш бирүдә актив катнаша. Кичә катнашу проценты 37,7% тәшкил итте. Бу бик яхшы процент, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Минемчә, бу безнең барлык хезмәтләрнең, муниципалитетларның -сайлауларны оештырудагы зур эше".

Ул шулай ук сайлау участокларында иминлекне тәэмин итәргә кирәклеген ассызыклады. Хәлләр ТР Үзәк сайлау комиссиясе һәм муниципаль берәмлекләр башлыкларының шәхси контролендә булырга тиеш, дип өстәде Миңнеханов. "Иң мөһиме – сайлаучыларның тавыш бирү өчен барлык кирәкле шартларны тәэмин итү", - диде Татарстан Рәисе. 

Рөстәм Миңнеханов шулай ук искәрткәнчә, дүшәмбе, 18 мартта, илдә Кырым белән Севастопольнең Россия белән берләшүенә 10 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр.

"Бу зур вакыйга", диде ул. - Бүген Кырым, Севастополь һәм Татарстан арасында тыгыз эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштырылган. Шулай ук гуманитар һәм мәдәни элемтәләр дә үсеш ала. Без үзебезнең шефлык иткән Бахчисарай районы белән даими элемтәдә торабыз".

Рөстәм Миңнеханов барысын да булачак вакыйга белән котлады.

Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов хатыны белән кичә, 2024 елның 15 мартында Россия Федерациясе Президентын сайлауларда тавыш бирде. Россия Федерациясе Президентын сайлаулар күп көнлек форматта 2024 елның 15-17 мартында 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр уза.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.