Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров Россия Федерациясе Президентын сайлауларда тавыш бирде.
Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясе Президентын сайлауларда дүрт кандидат катнаша: Владислав Даванков («Новые люди» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак).
2024 елда Россия Федерациясе Президентын сайлаулар күп көнлек форматта 2024 елның 15-17 мартында 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр уза.
Татарстанда сайлау алды кампаниясе кысаларында зур оештыру эше үткәрелде. Республикада 2 млн 928 мең 633 сайлаучы теркәлгән. Тавыш бирүгә 2 мең 767 сайлау участогы әзерләнгән, шул исәптән 45е - гражданнарның вакытлыча тору объектларында.
Сайлауларны үткәрүне сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә.