Минтимер Шәймиев Россия Федерациясе Президентын сайлауда тавыш бирде

16.03.2024

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россия Федерациясе Президентын сайлауда катнашты. Ул Татарстанның Лаеш районы Матюшино поселогы сайлау участогында тавыш бирде.

«Бу бик мөһим көн, чөнки илебезнең киләчәге турында сүз бара. Бик катлаулы чор уздык, күпме санкцияләр булды илебезгә  карата. Әмма бүген, инде билгеле нәтиҗәләр буенча, горурлык хисләре белән әйтергә була: без боларны лаеклы үттек. Россия Федерациясе - күпмилләтле ил, бөтенесе дә дус, без моны үзебезнең республикабыз  үрнәгендә дә күрәбез: барысы да матур итеп, тыныч яшиләр. Бүгенге көндә илнең экономикасы әйбәт эшли. Мин әйтер идем, бу - ышанычлы сайлаулар көне», - дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев.


Татарстан Республикасы Рәисе Матбугат хезмәте