Рөстәм Миңнеханов Россия Президентын сайлау уңаеннан бәйрәм концертында булды

17.03.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин Россия Федерациясе Президентын сайлаулар хөрмәтенә оештырылган бәйрәм концертында булдылар. Чара «Ак Барс Арена» стадионы каршындагы мәйданда узды. Бәйрәм программасы вакытында концертка барлыгы 51 мең кеше килгән.

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларга сайлауларда катнашулары һәм актив гражданлык позициясе күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде. "Бүген катлаулы вакытлар, әмма һичшиксез, без барлык авырлыкларны җиңәчәкбез. Татарстан Республикасы - илебезнең терәк субъекты, ә Казан - иң яхшы шәһәр, чөнки монда сезнең кебек искиткеч кешеләр яши! Без үз чиратыбызда республикабыз алга таба да чәчәк атсын өчен барысын да эшләячәкбез, һәм бу эштә безгә ил җитәкчелеге зур ярдәм күрсәтә», - диде Татарстан Рәисе.

Исегезгә төшерәбез, быел президент сайлаулары беренче тапкыр күп көнлек форматта - 15-17 мартта узды. Бүген 20:00 сәгатьтә сайлаулар тәмамланды. Республиканың барлык 2 мең 767 сайлау участогында сайлау комиссияләре тавышларны санауга кереште.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.