Рөстәм Миңнеханов «Вайлдберриз» ҖЧҖ генераль директоры Татьяна Бакальчук белән очрашты

25.03.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Вайлдберриз» ҖЧҖ генераль директоры Татьяна Бакальчук белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин һәм башкалар катнашты.

Хезмәттәшлекне алга таба үстерү мәсьәләләре, шул исәптән иң кирәкле товарлар тупланачак үзәкне булдыру мөмкинлеге турында фикер алыштылар.

Татьяна Бакальчук очрашу барышында болай дип билгеләп үтте: "Без нәтиҗәләрне анализладык һәм мәйданчыкта Татарстан җитештерүчеләренең сатулары бик нык артуын күрәбез. Күрәбез, кайбер брендлар елына 300 процент диярлек бирәләр. Җирле җитештерүләр, шулай ук башка төбәкләрдән дә килсен өчен зур кластер булдыру идеясе туды.

Бүгенге көндә Россиядә иң кирәкле товарларны урнаштыру бурычы тора. Локализация урыны буларак Татарстан - географик яктан отышлы урын, транспорт-логистика инфраструктурасы һәм бизнес алып бару өчен яхшы шартлар булган төбәк буларак карала.

Белешмә өчен:

Исегезгә төшерәбез, Россиянең «Вайлдберриз» маркетплейсы 2019 елда Татарстанда бүлү үзәген ачты (ул Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан читтә ачылган беренче үзәк булды).

Моннан тыш, Татарстан интернет-сәүдә базарын үстерүгә ставка ясаган беренче төбәкләрнең берсе булды. 2023 ел нәтиҗәләре буенча маркетплейсларда Татарстан сатучыларының 60 меңнән артык шәхси кабинеты теркәлгән.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.