Рөстәм Миңнехановка Татарстан Республикасы хәрби комиссары Юрий Беляевны тәкъдим иттеләр

26.03.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка Татарстан Республикасы хәрби комиссары Юрий Беляевны тәкъдим иттеләр.

Чара ТР Хөкүмәт Йортында узды, ТР Хәрби комиссариатын Үзәк хәрби округ гаскәрләре командующие вазыйфаларын башкаручы Дмитрий Глушенко тәкъдим итте.

Республика ягыннан Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары-Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров һәм башкалар катнашты.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанга билгеләнгәнче Юрий Беляев Удмуртия Республикасы (Үзәк хәрби округ) Хәрби комиссары булган.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.