Бүген республика Хөкүмәте Йортында ТР Рәисе каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советы утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты ректоры Роза Әхмәдиева, Мәдәният учреждениеләре һәм фәнни оешмалар вәкилләре катнашты.
Утырыш эшен ачып, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, глобаль чакырулар шартларында милли мәдәни кодны, аны трансляцияләү механизмнарын аңлау мәсьәләсе илнең милли иминлеге нигезендә ята. Бу бурычны комплекслы фәнни тикшеренүләрсез, аларны мәдәният учреждениеләренең агымдагы эшчәнлегенә интеграцияләмичә тормышка ашыру мөмкин түгел. Россия Президенты Указы белән расланган "Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту буенча дәүләт сәясәте нигезләрендә" фәнни-аналитик инструментларга: тикшеренүләргә, методологиягә, процессларны экспертлар ягыннан җайга салуга аерым игътибар бирелә.
Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, республикада милли үзенчәлек һәм үзаң, мәдәни традицияләрне саклау һәм аларны киләчәк буыннарга тапшыру мәсьәләләре буенча тикшеренүләр күп кенә учреждениеләр тарафыннан үткәрелә. Шулай да бу эш еш кына таркау яки кабатлана. "Тикшеренү нәтиҗәләре учреждениеләр диварларында кала, бердәм ачык фәнни базага тупланмый, шуңа күрә нәтиҗәле рәвештә кулланыла алмый. Күп санлы фәнни конференцияләрнең тематикасында да система юк. Кагыйдә буларак, алар тар ведомство характерында һәм киң җәмәгать фикеренә җиткерелми», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук яшь галимнәрне әзерләү, гуманитар фәнни мәктәпнең дәвамлылыгын тәэмин итү, диплом һәм фәнни эш темаларының аларны соңрак куллану практикасыннан аерылганлыгы турындагы мәсьәләлргә игътибар итте.
"Безнең бурыч – фәнни эшне мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә белем бирү эшчәнлегенә интеграцияләүне, мәдәни-агарту эшчәнлегенең активлыгын һәм нәтиҗәлелеген арттыруны тәэмин итү. Бүгенге көндә бу юнәлештә бердәмлек, бигрәк тә республикада игълан ителгән Фәнни-технологик үсеш елы кысаларында алып барылган эш мөһим. Татарстан Хөкүмәте үз вакытында бу проблеманы хәл итү өчен махсус тармак фәнни-белем бирү кластерлары булдырды», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Республика Рәисе искәрткәнчә, Татарстанда моңарчы күрелмәгән күп санлы инфраструктура проектлары гамәлгә ашырыла. Алар арасында Камал театрының яңа бинасы, элеккеге ЦУМ базасында һөнәрчелек үзәге, яңа музейлар һәм башка проектлар бар. "Ассызыклыйм - аларны визуаль һәм контентлы тулыландыру нигезендә фәнни тикшеренүләр ятарга тиеш", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
ТР Рәисенең сүзләренә караганда, бүген халыкара мөнәсәбәтләрне үзгәртеп кору шартларында Россия җәмгыятенең мәдәни-тарихи нигезләренә һәм цивилизацион кодына кызыксыну көчәя, Евразия интеграциясе өчен яңа мәгънәләр эзләнә. "Бу өлешендә республика Фәннәр академиясе инициативасы нигезендә Күчмә цивилизацияләрне өйрәнү үзәген булдыру халыкара мәдәни проектлар өчен яңа мөмкинлекләр ача. «Нәүрүз» фестивале, «Көнчыгыш базары», «Алтын мөнбәр» кинофестивале, халык бәйрәмнәре булган эшләнмәләрне ачык итеп тормышка ашыра һәм популярлаштыра алыр иде», - дип саный Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук быел республика өчен дөньякүләм һәм Россия масштабындагы вакыйгаларга бай булуын да өстәде. Алар арасында БРИКС илләре саммиты, KazanForum, «Россиянең музей маршрутлары» проекты, Бөтенроссия китапханә конгрессы, икенче Бөтенроссия балалар фольклориадасы бар. "Әлеге чараларны әзерләгәндә фәнни-методологик ярдәмне һәм экспертлар берләшмәсен тәэмин итү мөһим", - дип ассызыклады республика Рәисе.
Республика мәдәният министры Ирада Әюпова билгеләп үткәнчә, 2022 елда Казан дәүләт мәдәният институты базасында прототиплаштыру үзәге булдырылган, анда мәдәният үсешенә ярдәм итүче яңа технологияләр һәм идеяләр эшләнә һәм сынала. Республикада креатив индустрияләрнең өч мәктәбе ачылган һәм алар уңышлы эшли.
Татарстан музейларында фондлар күләме 2 млн берәмлектән артып китә. Бу күрсәткеч буенча Татарстан Идел буе федераль округында беренче урында. Китапханә фонды 23 млн.нан артык тәшкил итә. музей коллекцияләре нигезендә 700 басма ясалган, шуларның яртысы фәнни журналларда.
Ирада Әюпова фәнни комплектлауның мөһим ресурсы дип экспедицияләрне атады: археологик, этнографик, тарихи-көнкүреш, палеонтологик. Мәсәлән, музей һәм фәнни берләшмәнең экспедицион эше һәм хезмәттәшлеге нәтиҗәсе булып 5 томлык «Татарстан музейларында рус коллекцияләре» басмасы тора, ул фәнни һәм музей мирасын Россия һәм чит ил социомәдәни киңлегенә этәрә.
Биләр музей-тыюлыгында инфраструктура мәсьәләләре хәл ителә. Шул ук вакытта Биләр, Чистай кебек үк, әле җитәрлек дәрәҗәдә өйрәнелмәгән һәм галимнәрнең, бигрәк тә археологларның игътибарын таләп итә. "Тарихи маршрутлар төзү, музейлар эшен камилләштерү, Чистай һәм Биләрнең туристларны җәлеп итүчәнлеген арттыру – безнең иң мөһим бурычларның берсе», - дип билгеләп үтте мәдәният министры.
2023 елда мөһим вакыйга булды ЮНЕСКО исемлегенә "КФУның астрономия обсерваторияләре" объекты кертелде. «Хәзерге вакытта исемлектә бер үк вакытта архитектура һәм фәнни кыйммәткә ия булган объектлар аз, һәм бу хәл Казан обсерваторияләрен исемлеккә кертүгә аерым әһәмият бирә. Бу - галимнәребезнең күпьеллык тикшеренү эше нәтиҗәсе", - дип ассызыклады министр.
Ирада Әюпова билгеләп үткәнчә, каты конкуренция шартларында яшьләрне фәнгә җәлеп итү авыррак. Шулай ук музейларда бай мирасны өйрәнә һәм анализлый алырлык белгечләр җитми. "Безнең алда профильле югары уку йортларыбыз белән бергә мондый белгечләр әзерләүне оештыру бурычы тора, шул исәптән максатчан программалар, аспирантурага юллама аша", - дип өстәде ул.
Рифкать Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстан Фәннәр академиясенең хәзерге структурасы милли-мәдәни компонентка тартыла. Хәзерге вакытта академиянең 7 бүлегенең 2се һәм 12 структур бүлекчәсенең 9ы үз эшендә мәдәният өлкәсендәге тикшеренүләр белән бәйле. "Хәзерге вакытта Фәннәр академиясендә тарих, әдәбият һәм филология мәсьәләләрендә 277 кеше мәшгуль, шул исәптән аларның 154е фән кандидаты һәм 58е фән докторы. Бу, гомумән алганда, бу өлкәдәге университетларның кадрлар потенциалы белән чагыштырырлык. Ләкин тикшерүчеләрнең уртача яше 60 яшькә якынлаша. Дәвамчанлыкны саклау программасы кирәк», - дип саный ТР Фәннәр академиясе президенты.
Аерым ул фәнни кадрлар әзерләүгә һәм аспирантурага тукталды. Фәннәр академиясенең гуманитар юнәлешләр буенча аспирантурасына 73 кеше кабул ителгән, аларның 35е формаль рәвештә укуларын тәмамлаган, 8 кеше фәнни эшен яклаган. Аспирантураның нәтиҗәлелеге 11% тәшкил итә. Чагыштыру өчен ил буенча уртача бу күрсәткеч 14%ка җитә. Гомумән, республика буенча соңгы 4 елда фәнни кадрлар чыгару 12%ка кимегән. Социогуманитар фәннәр буенча кимү 10% тәшкил итә, мәдәният, мәгариф һәм педагогика юнәлешләре буенча - 20%, тел белеме буенча - 17%, сәнгать белеме буенча - 50%. Һәрберсен аерым хәл итәргә кирәк. Югыйсә, мондый тенденцияләр белән киләсе 4 ел дәвамында бездә мәдәният белән турыдан-туры бәйле өлкәләрдә галимнәр әзерләү системасын югалту куркынычы бар», - дип өстәде Рифкать Миңнеханов.
Шулай ук утырыш кысаларында мәдәният өлкәсендә фәнни эшчәнлекне үстерү, яшь кадрларны бу эшкә җәлеп итү кирәклеге, мәдәният өлкәсендә ясалма интеллект технологияләрен үстерү перспективалары һәм шуңа бәйле рәвештә мөмкин булган хәвефләр турында тәкъдимнәр яңгырады.
Рөстәм Миңнеханов тарихи-мәдәни мирасны тикшерү мәсьәләләрендә фәнни берләшмәдә катнашучыларның эшен синхронлаштыру зарурлыгына игътибар итте. Ул башка төбәкләрдә һәм чит илләрдә хезмәттәшләренең тәҗрибәсен өйрәнергә һәм кулланырга чакырды.
Киләсе елда, Мәдәният хезмәткәре көнендә, Татарстан Рәисе мәдәни форум уздырырга тәкъдим итте, аның кысаларында мәдәни үзенчәлекне тикшерү буенча яшь галимнәр сессиясен оештырырга.
Моннан тыш, утырыш кысаларында Татарстан Рәисе Мәскәү янындагы соңгы фаҗигале вакыйгалар фонында куркынычсызлык темасына кагылды. Ул барлык министрлыклар һәм ведомстволар, мәдәни, мәгариф, спорт һәм башка объектлар җитәкчеләренә, көч структуралары вәкилләре белән берлектә, объектларны террорчылыкка каршы яклау өчен комплекслы тикшерү үткәрергә, шулай ук учреждениеләр персоналы белән өйрәнүләр оештырырга һәм иминлекне тәэмин итү өчен барлык кирәкле чараларны күрергә кушты.