Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанга эш сәфәренә килде

27.03.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Үзбәкстан Республикасының Сурхандәрья өлкәсенә эш сәфәренә килде. Термез шәһәренең халыкара аэропортында аны өлкә Хәкиме Олугбәк Косимов каршы алды.

Сурхандәрья өлкәсе - Үзбәкстанның иң көньяк төбәге. Әфганстан, Таҗикстан һәм Төркмәнстан белән чиктәш. Икътисадның нигезен авыл хуҗалыгы тәшкил итә.

Рөстәм Миңнехановның эш программасында - җитештерүләргә бару, төбәкнең сәнәгать һәм икътисадый потенциалы белән танышу, шулай ук өлкә җитәкчелеге белән очрашу.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.