Бүген Казан Кремлендә 2023 елда волейбол буенча Россия Кубогын яулаучы «Зенит-Казан» ирләр волейбол клубы командасына хөрмәт күрсәттеләр. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов спортчыларны һәм тренерлар составын котлады.
Исегезгә төшерәбез, «Зенит-Казан» волейбол клубы 12 тапкыр Россия Кубогын яулады.
Яңа ел алдыннан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән гадәттәгечә очрашу үткәрде. Очрашу Казан Кремлендә узды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операциядә катнашучы, Россия Герое Айнур Сафиуллин белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Кремленең Гавам урыннарындагы Яңа ел чыршысында булды.
Чыршы тирәсендәге Яңа ел тамашасы балалар өчен Яңа ел чаралары сериясен ачачак. Программада: музыкаль кичәләр, Казан актерларының әкиятләр укулары, спектакльләр күрсәтү һәм экскурсияләр.
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республиканың әйдәп баручы инженерларын «Ел инженеры» республика конкурсында җиңүләре белән котлады. Чара бүген ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы мәйданчыгында (Казан) узды.
Кунакларны һәм катнашучыларны сәламләп, Алексей Песошин Татарстанның Россиянең алдынгы сәнәгать төбәкләренең берсе булуын билгеләп үтте.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Биектау районыннан күп балалы Камашевлар гаиләсе белән очрашты.
Очрашу «Татнефть-Арена» БССда, Камашевлар гаиләсенең балалары чакырылган Республика Яңа ел чыршысы кысаларында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Яңа ел чыршысына чакырылган барлык кунакларны Яңа ел белән котлады.
Чара Казанда «Татнефть-Арена» боз спорт сараенда уза.
Кар яву һәм юлларда тыгын булу сәбәпле, Татарстан Рәисе Казанга муниципаль районнардан килгән һәм һава шартлары аркасында тоткарланган барлык балаларны көтәргә кушты. Бәйрәм балаларсыз башланып китә алмый, диде Рөстәм Миңнеханов. Чараны оештыручылар инде килгән балаларның күңелен ача, ә тамаша тоткарланып башланды.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. 53 татарстанлы дәүләт бүләкләре лауреаты булды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгының Дәүләт янгынга каршы хезмәте буенча урынбасары Константин Чанышев янгынга бәйле оператив хәл турында хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү, шулай ук республика һәм федераль төзелеш программалары кысаларында гамәлгә ашырыла торган социаль-мәдәни объектларны төзү һәм ремонтлау турында хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында уздырды.