Яңалыклар

17.01.2024

Росгвардиянең Татарстан Республикасы буенча Идарәсендә Идарә башлыгы Рөстәм Гомәров җитәкчелегендә киңәшмә барышында ведомствоның 2023 елдагы хезмәт-хәрби эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм алдагы чорга төп бурычлар билгеләнде. Киңәшмә эшендә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, РФ Милли гвардиясе гаскәрләренең Идел буе округы командующиеның ведомстводан тыш саклауны һәм лицензия-рөхсәт бирү эшен оештыру буенча урынбасары Павел Дегтярев, ТР буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, үзара хезмәттәшлек итүче структуралар вәкилләре катнашты.

16.01.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе утырышында катнашты. Чара Казанда «Татэнергосбыт» АҖ мәйданчыгында узды.

Утырыш башланганчы «Татэнергосбыт» АҖ эшенә багышланган махсуслаштырылган күргәзмә каралды.

16.01.2024

Татарстанда 155 меңнән артык ата-ана «ТР Электрон мәгариф» системасында теркәлгән инде. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

16.01.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов  Мәскәүдә эш сәфәрендә.

Рөстәм Миңнеханов Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин белән очрашты.

15.01.2024

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев "Теләкләр чыршысы" бөтенроссия хәйрия гамәле кысаларында Казаннан 7 яшьлек Тимур Галиевның Яңа ел теләген үтәде.

Аның теләге язылган открытканы Минтимер Шәймиев 19 декабрьдә «Корстон» КРККда Яңа ел «Теләкләр чыршысы»ннан алган иде. Тимур мультфильмнар төшерелә торган студиягә барырга хыяллануын язган иде анда.

Бүген Тимур Галиев һәм аның әнисе Наталья «Татармультфильм» берләшмәсендә булдылар. Аларны студия директоры Азат Ганиев Һәм ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе урынбасары – ТР Дәүләт Киңәшчесе Секретариаты җитәкчесе Олег Глебов каршы алды.

15.01.2024

Бүген прокурорлар республикада законлылык һәм хокук тәртибен саклау буенча катлаулы һәм җаваплы бурычларны намус белән үтиләр. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Прокуратурасы хезмәткәрләре көненә багышланган чарада белдерде. Тантанада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов катнашты.

 

13.01.2024

2023 елда республиканың авыл хуҗалыгы тармагына дәүләт ярдәме 15,1 млрд сумлык 78 юнәлеш буенча күрсәтелгән, шуларның 4 млрд сумы - федераль бюджет акчалары һәм 11,1 млрд сумы – Татарстан бюджетыннан. Быел бу максатларга 13,6 млрд сум каралган: 2,8 млрд сум – федераль бюджет, 10,8 млрд сум - республика бюджеты. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов  барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә үткәрде.

13.01.2024

2024 елда 44 республика программасы кысаларында 3 мең 365 объектны төзү, ремонтлау, модернизацияләү һәм төзекләндерү планлаштырыла. Гомуми финанс лимиты 57 млрд сумнан артык тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында уздырды.

12.01.2024

Бүген «Киләчәк Уеннары» халыкара мультиспорт турнирын әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко җитәкчелегендә узды. Утырыш нәтиҗәләре буенча спорт программасы, шулай ук ярышларны уздыру объектлары расланды.

12.01.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәиисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Спорт министры Олег Матыцин белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.  

Битләр: << 241 242 243 244 ( 245 ) 246 247 248 249 250 >>