Яңалыклар

21.02.2024

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Сербия Республикасы (Босния һәм Герцеговина) Президенты Милорад Додик белән очрашты..

Додик әфәнде Татарстанга «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турниры кысаларында килде. Аның эш программасына шулай ук берничә фәнни һәм белем бирү учреждениеләренә, тарих һәм архитектура һәйкәлләренә бару да кергән.

21.02.2024

Таҗикстан Республикасы Президенты Эмомали Рахмон Казанга эш сәфәренә килде.

21.02.2024

Үзбәкстан Республикасы Президенты Шәүкәт Мирзиёев Казанга килде.

21.02.2024

Россия Президенты Владимир Путин С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводында булды. Дәүләт Башлыгын Хөкүмәт Рәисе урынбасары – РФ Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, РФ Оборона министры Сергей Шойгу, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, «Ростех» генераль директоры Сергей Чемезов, «Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе» генераль директоры Юрий Слюсарь озата йөрде.

21.02.2024

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко белән очрашты.

Искәртеп узабыз, Александр Лукашенко Казанга «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турнирын ачу тантанасында катнашу өчен килде.

21.02.2024

Казахстан Республикасы Президенты Касыйм-Җомарт Токаев Казанга килде.

 

21.02.2024

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Казанга эш сәфәренә килде. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров дәүләт Башлыгын каршы алдылар.

21.02.2024

Казанга Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко килде.

Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, башка рәсми затлар каршы алды.

21.02.2024

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Зимбабве Республикасының беренче вице-президенты Константино Гувейа Доминик Ньикадзино Чивенга белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды. Константино Чивенга Россиягә ил җитәкчелеге чакыруы буенча Киләчәк уеннары чараларында катнашу өчен килә.

21.02.2024

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Мәгариф министры, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең спорт буенча Баш идарәсе рәисе Әхмәд Бәлхул Әл Фәләси белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды. Әхмәд Бәлхул Әл Фәләси Казанга Киләчәк уеннары чараларында катнашу өчен килгән.

Битләр: << 241 242 243 244 245 246 247 248 ( 249 ) 250 >>