«Безнең ишегалды" программасы кысаларында 2024 елда Казанда, Чаллыда һәм Түбән Кама районында юл эшләре башланды

13.04.2024

2024 елда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруның барышы турында «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фондының Шәһәр мохитен үстерү программалары департаменты җитәкчесе Арина Петрова ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Республиканың 28 районында, шулай ук Казанда һәм Чаллыда яшәүчеләргә йомгаклау схемаларын тәкъдим итү даталары билгеләнде. Шул ук вакытта Арча һәм Кукмара районнарында халык белән очрашулар башланмаган һәм төзекләндерү эшләренә чыгарга әзерлек юк.

Фонд быел ишегалларына карап йөри башлады инде. Проектлар буенча соңгы карарлар өчен челтәр һәм подряд оешмалары вәкилләре белән очрашулар үткәрелә. Киләсе ике атнада тагын 16 муниципаль берәмлеккә барачаклар.

Казанда, Чаллыда һәм Түбән Кама районында барлыгы 61 ишегалды программасы буенча юл эшләре башланган. Борт ташларын демонтажлау, юлларда һәм тротуарларда асфальтны демонтажлау, проект карарлары буенча территорияләрне бүлү үткәрелә. Киләсе атнада республиканың тагын 12 районында юл эшләре башланачак.

Арина Петрова һәр төзекләндерелә торган ишегалды территориясендә объектның паспортын эш башланганчы 3 көннән дә соңга калмыйча урнаштыру кирәклеген искәртте.

Параллель рәвештә җайланмалар җитештерү буенча эш алып барыла. Республика складларында әзер әйберләрнең 10%ы саклана: балалар, спорт һәм урам җайланмалары. 1 июльгә кадәр складлар 100%ка тутырылырга тиеш.

Хәзерге вакытта халыкның мөрәҗәгатьләре кискен үсә. Ел башыннан Фонд 681 мөрәҗәгать алган, шул ук вакытта бу санның яртысы диярлек соңгы 2 атнада гына кергән. Мартта бу шәһәр халкына йомгаклау схемалары презентацияләре башлануга бәйле. Хәзер исә үсеш юл эшләренә чыгуга бәйле. Шулай ук алдагы елларда төзекләндерелгән ишегаллары буенча искәрмәләр белән мөрәҗәгатьләр килеп тора.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте. Булат Низамиев.