Яңа урман культурасы сезонында Татарстанда 1,4 мең гектар мәйданда агачлар утыртылачак

16.04.2024

15 апрельдән Татарстанда урман культуралары сезоны ачылды. Бу вакыт эчендә республикада 2,5 мең га мәйданда урманны торгызу һәм үстерү планлаштырыла. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хәбәр итте.

"Урман тармагы белгечләре тарафыннан 700 кг орлык һәм 2 млн данә утырту материалы стратификацияләүгә салынган. 2,5 мең га мәйданда «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында урманнарны торгызу һәм урман үстерү буенча эшләр планлаштырылган. Урман культураларын утырту 1,4 мең га мәйданда, табигый урманнарны торгызу буенча чаралар — 1 мең га, катнаш урманнарны торгызу — 4 га мәйданда һәм урман үстерүгә — 104 га планлаштырыла», — дип билгеләп үтте ул.

Спикер искәрткәнчә, «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының төп максатчан индикаторлары булып урман торгызу һәм урман үстерү мәйданының кисеп ташланган һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте һәм урман янгыннарыннан зыян тора.

"Бу ел - «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты өчен соңгы ел. Индикаторның планлы әһәмияте "Урманнарны торгызу һәм урман үстерү мәйданының кисеп алынган һәм һәлак булган урман утыртулар мәйданына нисбәте" 100% тәшкил итәргә тиеш. Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы тарафыннан быел куелган бурыч үтәләчәк. Соңгы елларда без бу күрсәткечне арттырып үтәдек. 2021 елда ул - 158%, 2022 елда - 154% һәм 2023 елда 163,5% тәшкил итте», — дип аңлатты Равил Кузюров.

Киләсе елда яңартылган илкүләм проектлар эшли башлаячак, дип искәртте ул, «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты да үзгәрәчәк.

Равил Кузюров быел Татарстанда 2,1 мең гектар мәйданда урман фонды булмаган җирләрдә саклагыч полоса буларак урман үстерү буенча эшләр башкарылачагын, шул исәптән 1 мең гектардан артык мәйданда саклагыч урман утыртуларны ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре утыртачагын, тагын 1 мең гектарын парник газлары чыгаруны компенсацияләү өчен республика предприятиеләре утыртачагын сөйләде.

"Шулай ук бу елга урман кулланучылар тарафыннан Россия Урман кодексына ярашлы рәвештә 500 гектар мәйданда компенсацияле урман торгызу һәм урман үстерү буенча эшләр планлаштырылган. Шулай итеп, бу елга урманнарны яңадан торгызу һәм урман үстерү буенча планлаштырылган эшләрнең гомуми мәйданы 5 мең гектардан артык тәшкил итә", — диде Равил Кузюров.

Татарстан урман хуҗалыгы министры шулай ук хәбәр иткәнчә, төбәктә утырту материалы урманнарны торгызу һәм саклау өчен дә, табигатьне саклау акцияләрен үткәрү өчен дә җитәрлек.


"Татар-Информ" МА материаллары буенча