Рөстәм Миңнеханов «Мәскәү - Татарстан күпере" IX Мәскәү яшьләр форумында катнашты

13.04.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Мәскәү - Татарстан күпере" IX Мәскәү яшьләр форумында катнашты.

Әлеге проектның инициаторы һәм оештыручысы - республиканың Тулы вәкаләтле вәкиллеге. Форумның максаты - Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе яшьләр берләшмәләрен берләштерү һәм яшьләргә социаль җайлашуда, аларны Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлеккә җәлеп итүдә ярдәм итү.

Форум кысаларында катнашучылар алдында күренекле якташлар чыгыш ясады, аларның уңышлары белән Татарстан горурлана. Спикерлар, шәхси тәҗрибәләренә таянып, үзләренең уңыш серләре белән уртаклаштылар, булачак һөнәр сайлау турында киңәшләр бирделәр. Әйтик, яшьләр алдында Россия Федерациясе Герое Рөстәм Сәйфуллин, кино актеры, кинорежиссер һәм сценарист Александр Бәширов, «Инсайт Люди» продюсерлык үзәге генераль директоры Алина Зиннәтуллина,  Ш.Мәрҗани ис. фонд президенты Рөстәм Сөләйманов, танылган татар җырчылары Салават Фәтхетдинов һәм Фирдүс Тямаев чыгыш ясадылар.

Быел форум Гаилә елы, шулай ук яшьләрне патриотик тәрбияләү химаясе астында уза. Форум спикерлары һәм кунаклары арасында махсус хәрби операциядә катнашучылар да бар иде. "Бүген илебез өчен бик авыр вакыт, без берләшәбез. Бүгенге Россия Геройлары - яшьләр өчен үрнәк», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов, форумда катнашучыларны сәламләп.

Татарстан Рәисе Мәскәү җитәкчелегенә республиканың башкаладагы барлык чараларын оештыруда ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшинга аерым рәхмәт сүзләре яңгырады. "Бу ничек эшләргә кирәклегенә мисал. Ул чын патриот», - дип нәтиҗә ясады Рөстәм Миңнеханов.

Быел форумда барлыгы 1,2 мең кеше катнашты. Очрашу РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының Нобель залында узды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.