Мәскәүдә «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XV халыкара икътисадый форумын әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды

16.04.2024

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы 15 ел эчендә үзен ислам илләре белән хезмәттәшлек итү өчен ышанычлы мәйданчык буларак танытты. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XV халыкара икътисадый форумын әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында хәбәр итте.

Чара Мәскәүдә узды, сәламләү сүзе белән Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары, оештыру комитеты рәисе Марат Хөснуллин чыгыш ясады.

Утырыш барышында Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, быел 6,3 меңнән артык чакыру җибәрелгән, 16 меңнән артык кеше катнашыр, дип планлаштырыла.

"Бүгенге көндә 54 ил катнашуын раслады инде, - диде ул. - Барлыгы 16 меңнән артык кунак көтәбез. Халыкара сәфәрләрем вакытында без «Россия – Ислам дөньясы» стратегик гамәлләр төркеме кысаларында хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштык. Форум безнең чит ил партнерларында зур кызыксыну уята. Форумның эшлекле программасы бик бай".

Форумның оештыру комитеты рәисе урынбасары, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, форум кысаларында актуаль темалар буенча – шул исәптән инвестицияләр, ислам финанслары, мәдәният, спорт, фән, туризм, халыкара сәясәт һәм башкалар буенча 125 сессия узачак.

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары, оештыру комитеты рәисе Марат Хөснуллин искә төшергәнчә: Россия һәм Ислам дөньясы илләренең товар әйләнеше бүгенгә 156 млрд доллар тәшкил итә.

"Россия мөселман илләрен ышанычлы партнерлар итеп күрә. Бүген Россия Федерациясенең Ислам дөньясы илләре белән товар әйләнеше 37%ка артты һәм 156 млрд доллар тәшкил итә», – диде Марат Хөснуллин «Россия-Ислам дөньясы: KazanForum» икътисадый форумына әзерлек буенча оештыру комитеты утырышында.

"Узган форум югары дәрәҗәдә узды. Татарстан җитәкчелегенә һәм Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерәм. Быел да барлык чаралар да бик югары дәрәҗәдә узачагына ышанам", - дип ассызыклады Марат Хөснуллин.

Исегезгә төшерәбез, «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» XV халыкара икътисадый форумы Казанда 2024 елның 14-19 маенда узачак.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте. ММЧ материаллары буенча.