Яңалыклар

09.03.2024

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә республиканың төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин социаль-мәдәни өлкә объектларын, гидротехник корылмаларны һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау эшләре барышы турында хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында уздырды. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

09.03.2024

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә республикада су басуларга каршы чараларны оештыру турында фикер алыштылар.

09.03.2024

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Рамазан ае һәм Масленица атнасы кысаларында дини йолалар һәм чаралар үткәрү өчен барлык кирәкле шартларны тәэмин итәргә кушты.

09.03.2024

Безнең бурыч - Россия Федерациясе Президентын сайлауларны иң югары оештыру дәрәҗәсендә уздыру. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Рсепубликасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.

08.03.2024

Бүген Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәдсендә өстәл теннисы буенча халыкара ярышлар һәм өстәл теннисы буенча XXII ачык шәхси-команда республика ярышлары старт алды. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов катнашты.

08.03.2024

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан мөрәҗәгате. 

07.03.2024

Бүгенге катлаулы заманда безнең хатын-кызлар махсус хәрби операция зонасында Россия иминлеген яклаучылар өчен ышанычлы таяныч булып тора. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы чарада белдерде. Тантаналы чара «Корстон» комплексында узды.

06.03.2024

Бүген кич Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәренә дип В.И. Севастьянов исемендәге Сочи халыкара аэропортына килде.

Эш сәфәренең төп максаты - 2024 елгы Бөтендөнья яшьләр фестивален ябу тантанасында катнашу.

06.03.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР буенча ЭЭМ коллективына полиция генерал-майоры Дамир Рөстәм улы Садретдиновны Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры вазыйфасына тәкъдим итүдә катнашты.

Чара Казанда ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының төп бинасында узды, видеоконференцэлемтә режимында анда шулай ук Россия Федерациясе Эчке эшләр министры, Россия Федерациясе полициясе генералы Владимир Колокольцев катнашты.

05.03.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виктория Абрамченко белән  очрашты.

Битләр: << 241 242 ( 243 ) 244 245 246 247 248 249 250 >>