Бүген иртән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Җәмшид Хоҗаев белән очрашты.
Очрашу видеоконференцэлемтә форматында узды. Анда Татарстан ягыннан Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, «Алабуга» махсус икътисадый зонасы генераль директоры Тимур Шаһивәлиев һәм башкалар катнашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның яңартылган 19 нчы гимназиядә булды. Аны ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов "Добрая Казан" акциясе кысаларында Казаннан Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә гуманитар ярдәм җибәрүдә катнашты.
Фуралар гуманитар ярдәм белән Казанның Совет районы администрациясе бинасыннан кузгалды.
Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин белән бергә, гуманитар ярдәмне озата баручылар белән аралашты һәм аларга хәерле юл теләде.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстан Республикасы территориясендә «Экология» илкүләм проектын гамәлгә ашыру һәм 2024 елда табигатьне саклау чаралары һәм күзәтчелек эшчәнлеге буенча планнар турында Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышында тарихи җирлекләрдә планлаштырыла торган яңа төзелеш объектларын тәкъдим иттеләр.
Комиссия утырышы быел беренче тапкыр уздырыла. Казанда, Буада һәм Мамадышта яңа төзелеш проектлары каралды.
Суд карары - гаделлекне торгызу коралы, һәр бәхәснең инсани тәмамлануы ул. Акыл белән исәпләнгән суд актларын кабул итү - төп һәм бик мөһим эш. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика судьяларының 2023 елгы эш йомгакларына багышланган киңәшмәсендә белдерде. Чара Казанның Совет район судында узды.
Казанда 1-4 мартта Халыкара мультиспорт турниры кысаларында «Киләчәк уеннары» фиджитал концепциясендә «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының «Уенны башла» бөтенроссия конкурсының финалы узачак. Ул Россиянең 60 төбәгеннән, шулай ук Казахстан, Үзбәкстан, Беларусь Республикасы һәм Литвадан 400дән артык иң яхшы видео - һәм мобиль уеннарны төзүчеләрне җыячак, алар йомгаклау сынауларында катнашачак һәм үз уен эшләнмәләрен күрсәтәчәк.
"Россия лидерлары» Президент платформасының флагман проекты «Россия мөмкинлекләр иле» идарәчеләрнең юбилей конкурсының суперфиналын бәяләү сынаулары нәтиҗәләре билгеле булды .
Җиңүчеләр итеп Россия Федерациясенең 31 төбәгеннән һәм ике чит илдән – Бельгия һәм Сербиядән 102 идарәче танылды. Бүләкләү тантанасы Горький МХАТында (Мәскәү) узды.
Биш суперфиналистның икесе – Татарстан Республикасыннан.
Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко Россия Федерациясенең Фәнни-технологик үсеш комиссиясе утырышын уздырды.
Чара видеоконференцэлемтә режимында узды.
Татарстан Республикасы исеменнән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген Лаеш шәһәрендә «Зәйнәб" ак мәчете" Җәмыгъмәчете ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан мэры Илсур Метшин, Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов, шулай ук ТР Мөселманнары диния нәзарәте башлыгы, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин катнашты.