ТР Төзелеш министрлыгы: Татарстанда 1 млн 456 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган - планның 46%ы

13.04.2024

Торак төзүчеләр әкренләп үтәлешнең яртысына якынлашалар 13 апрельгә еллык план 46%ка үтәлгән. 1 млн 456 мең квадрат метр гамәлгә кертелгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Торак тапшыруның иң зур күләме шәхси торак төзелешендә күзәтелә монда план 81%ка үтәлгән. 1 млн 223 мең кв. метр мәйданлы 9060 йорт әзер.

Коммерциячел төзелеш линиясе буенча планлаштырылган күләмнең 11%ы тапшырылган: бу 42 күп фатирлы йорт, аларның гомуми мәйданы 165 мең кв. метр.

Социаль ипотека буенча еллык йөкләмәләр 43 процентка үтәлгән. 15 йорт тапшырылган, аларның гомуми мәйданы 69 мең кв.метр тәшкил итә. 2024 ел программасында 56 йорт төзү каралган.

Аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү буенча 4 программага 738 катнашучы кертелгән. Иң күп санлы категория - ятим балалар, барлыгы 621 торак урын алучы. Бүгенге көндә 39 торак урынын федераль бюджеттан финанслау хисабына сатып алу буенча дәүләт контракты төзелгән.

Сан буенча икенче категория - яшь гаиләләр: быел 41 муниципаль берәмлектә яшәүче 84 кеше яңа торак алырга тиеш. Бүгенге көндә барлык таныклыклар яшь гаиләләргә тапшырылган, муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетларының шәхси счетларына акча күчерүгә әзерлек бара.

«5 һәм аннан да күбрәк балалы күп балалы гаиләләр» категориясендә барлык 28 катнашучыга сертификатлар рәсмиләштерелгән. Торак биналарның мәйданы 2 мең 642 кв. метр тәшкил итә.

Мәҗбүри күченүчеләр, Ерак Төньяктан күченүчеләр һәм чернобыльлеләр категориясендә барлык 5 торак алучы да үзләренә туры килгән торакны сайлый.

Республиканың мәгариф инфраструктурасына быел 11 мәктәп һәм янкорма (гомуми үтәлеше 17,5%), шулай ук 10 балалар бакчасы (10%) кертелергә тиеш.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә объектлар төзелеше дүрт программа кысаларында бара. Аларда 48 ФАП бар. Бүгенге көндә аларның 41ендә эш алып барыла. Барлык объектлар буенча гомуми үтәлеш 32% тәшкил итә. Башка медицина учреждениеләре буенча төзелеш-монтаж эшләре 37%ка җиткән. Бүгенге көндә биш объектның 3сендә эшләр алып барыла.

«Яшьләр сәясәте» тармагы буенча 3 программага кергән 8 объектның бары тик бер объекты буенча гына контракт төзергә кала. Билгеләнгән вакыты - май ае. Бүгенге көндә 5 балалар лагерен төзү буенча эшләр алып барыла. Алар буенча башкару 8 процент тәшкил итә. Шулай ук Балык Бистәсе штб дә яшьләр үзәге төзелеше дәвам итә. . Эшләрнең гомуми күләменең 6 проценты башкарылган.

Ике программа буенча 21 спорт объектын төзү өлешендә бүгенге көндә Кама Тамагы һәм Лаеш районнарында ике футбол манежы буенча эш алып барыла, анда үтәлеш 5 һәм 7 процент тәшкил итә. Хәзерге футбол кырының административ бинасы буенча Апас штб дә 3 процент эш башкарылган.

Подрядчыларда «Мәдәният» тармагының өч объекты эштә. Гомуми күләмнең 11 проценты үтәлгән.

«Экология» тармагы буенча ике федераль программа кысаларында биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү буенча эшләр дәвам итә - 79%, ләм кырларын рекультивацияләү буенча – 66% һәм нефтьле пычранулар белән бозылган җирләрне рекультивацияләү буенча - Саба районының Шәмәрдән авылында - гомуми күләмнең 75%ы.

Башкарма комитетлар һәм халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пунктлары төзү ике республика программасында каралган. Бүгенге көндә 7 башкарма комитетның әзерлеге 19% тәшкил итә. Комплекслы хезмәт күрсәтү пунктлары буенча да шундый ук күләмдә эшләр башкарылган.

Агымдагы елда челтәрләрне яңарту биш республика һәм ике федераль программа буенча алып барыла. Контрактларны республика буенча гына төзергә кала - объектларның бер өлеше 22 апрельгә кадәр, калганнары - майда. 

Контрактка кертелгән объектлар өлешендә коммуналь инфраструктураны модернизацияләү буенча федераль программа буенча эшләр алып барыла. Аны үтәү 19% тәшкил итә - 48 объектның 12се башланган. Калган объектлар буенча эшләр апрель һәм май айларында, җылылык бирү чоры тәмамланганнан соң башланачак.

2024 елда төзелеш мәйданчыкларында 4 бәхетсезлек очрагы булган. Мондый очракларның санын киметү өчен даими режимда барган контроль-күзәтчелек органнары тарафыннан тикшерүләр үткәрелә. Мәсәлән, ел башыннан үзлегеннән җайга салынучы оешмалар 704 тикшерү үткәргән, аларның нәтиҗәләре буенча дисциплинар йогынты чаралары төзелеш оешмаларына 191 очракта кулланылган. Шул ук чорда Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе белгечләре тарафыннан 26 хокук бозу очрагы ачыкланган. Аларның һәрберсе буенча административ җаваплылык турында карарлар чыгарылган. Ведомство барлыгы 357 контроль-күзәтчелек чарасы үткәргән. Баш инвестиция-төзелеш идарәсе дәүләт программалары кысаларында төзелә торган объектларны тикшерә. Ел башыннан 119 тикшерү үткәрелгән.

Хәзер контроль-күзәтчелек органнары хезмәтне саклау өлкәсендәге законнарның гына түгел, 1 апрельдән башланган санитар-эпидемиологик ике айлык кысаларында санитар нормаларның да үтәлешен тикшерә. Ике айлык башланганнан соң ике атна эчендә Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 17 хокук бозуны ачыклый алган. Ведомство белгечләре тарафыннан 3 берекетмә төзелгән.

Министр искәрткәнчә, 2025 елда төзекләндереләчәк җәмәгать киңлекләрен сайлау буенча бөтенроссия онлайн-тавыш бирү тәмамланырга ике атнадан артык вакыт кала. 264 меңнән артык кеше тавыш биргән инде. Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр башлыкларын гражданнарга онлайн-тавыш бирү турында мәгълүмат бирү эшен көчәйтергә чакырды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте. Булат Низамиев.