Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов "Иннопром. Үзәк Азия" киңлекләрендә Төркия Республикасы Сәүдә министры урынбасары Мәхмүт Гүрҗан белән очрашты.
"Без Россия белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән Татарстан-Төркия сәүдә-икътисадый һәм инвестицион хезмәттәшлеген үстерүгә зур әһәмият бирәбез", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Ул Төркия Республикасының Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларының берсе булуын искәртте. Узган ел товар әйләнеше 2,9 миллиард доллар тәшкил иткән, 2,5 тапкыр үсеш күрсәтә. Төркия компанияләре республикага якынча $2,5 млрд инвестицияләгән.
Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы җитәкчелегенә Татарстанның барлык проектларына һәрьяклап ярдәм иткәне өчен рәхмәт сүзләрен җиткерүне сорады.